Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Актуаль

Яз җитү белән талпаннар уяна

Татарстан Республикасында талпан энцефалиты йоктыру очрагы ешрак теркәлә, дип хәбәр итә эпидемиологлар

Мөслим районында да талпаннан зыян күрүчеләр аз түгел.

2025нче елның 22 маена булган саннардан күренгәнчә, район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә талпан тешләүдән зыян күргән 35 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның икесе – мәктәп укучылары. Талпан тешләгән 21 кешенең кан сывороткасы Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең вирусология лабораториясенә җибәрелгән, шуларның өчесендә нәтиҗәләр уңай дип табылган – талпан боррелиозы расланган.

– 2025 елда талпан кадалган очраклар Азнакай, Бикмәч, Дусай, Мөслим, Иске Карамалы, Иске Вәрәш, Үрәзмәт, Сикия урманнарында һәм су буйларында теркәлгән. Талпан кадалган кешеләр белән талпан энцефалитын һәм лайм авыруын кисәтү буенча әңгәмәләр үткәрелде. Вируслы талпан энцефалитын ачыклау өчен, талпаннан “тешләп” килүчеләр белән 21 көн дәвамында термометрия үткәрелә, ә боррелиоз булдырмас өчен, мөрәҗәгать итүченең яшен һәм авырлыгын исәпкә алып, 10 көн дәвамында антибиотиклар билгеләнә, – дип хәбәр итә район поликлиникасының табиб-эпидемиологы Наилә Хөснетдинова.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 23 май саныннан укыгыз.

Адилә Кондратьева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев