Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Яшь гаиләләр өчен бер мәртәбә бирелә торган өстәмә түләү кертергә тәкъдим ителде

Дәүләт Думасы депутатлары «Гадел Россия» фракциясеннән яшь гаилә өчен бала туганда ун төбәк яшәү минимумына кадәр өстәмә бер мәртәбә бирелә торган пособие кертергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Инициатива авторлары – партия лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов һәм Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисе Яна Лантратова.

«Яшь гаиләгә бала туганда, кайбер шартларны үтәгәндә, бер тапкыр бирелә торган өстәмә пособие билгеләү тәкъдим ителә», - диелгән хатта.

Миронов мондый ярдәм өчен шартларны ачыклады. Беренчедән, аның сүзләренчә, бала туган көнгә ата-ананың яше (берсенең яки икесенең дә) 36 яшьтән югары булмаска тиеш. Икенчедән, гаилә аз тәэмин ителгән статуска ия булырга тиеш, ягъни җан башына уртача керем төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаска тиеш.

«Әлбәттә, пособие күләме гаиләдәге балалар санына бәйле булырга тиеш. Беренче бала туганда, биш яшәү минимумы, икенче бала өчен – җиде, өченче һәм аннан соңгы һәр бала өчен – ун яшәү минимумы түләргә тәкъдим итәбез», - дип ачыклык кертте партия лидеры.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yas-gailalar-ocen-ber-martaba-birela-torgan-ostama-tulau-kerterga-takdim-itelde-5921101

Фото:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев