Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Фаҗига кабатланмасын!

2004 елда Төньяк Осетиянең Беслан мәктәбендә булган террорлык актында 300гә якын кеше һәлак була. Шуларның күпчелеге – балалар. Әлеге вакыйганы искә алып, 3 сентябрь көнне “Мөслим йөрәге” скверында митинг узды.

Митингта район үзәгендәге мәктәпләрнең өлкән класс укучылары катнашты. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова Бесланда булган фаҗига турында сөйләде. “Террорчыларның төп максаты – халык арасында курку тудыру, киләчәккә өметне сүндерү”, – диде ул.

Район башлыгы ярдәмчесе Наил Бәдретдинов шикле кешеләр белән аралашмаска, фиркаләргә иярмәскә, уяу булырга өндәде. Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, яңа уку елы белән котлап, “Ил-көннәребез тыныч булсын! Илебезне алга алып баручы егет-кызлар булып үсегез”, – дип, укучыларга сәламәтлек теләде.

Митинг азагында өч көн буена суга тилмергән балаларны искә алып, чәчәкләргә учлап су сиптеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев