Эшсезләр дә яклаулы
28 гыйнварда Бөтендөнья эшсезләр көне билгеләп үтелә
Бөтендөнья эшсезләр көнен билгеләп үтүнең төп максаты – эшсезлек проблемаларына җәмәгатьчелек һәм хөкүмәт игътибарын юнәлтү. Бүгенге вәзгыятьтә эшсез калу бик куркыныч. Әмма хөкүмәтебез авырлыклар алдында калган гражданнарны ялгыз калдырмый, аларга ярдәм итүнең төрле ысулларын эзли.
Элегрәк хезмәт һәм мәшгульлек үзәге дип йөртелгән бүлек бүген Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәгенең Мөслим районы буенча кадрлар бүлеге буларак хезмәт күрсәтә. Ул эшсез калган гражданнар белән эш бирүчеләр арасында хезмәттәшлекне тәэмин итү, сәламәтлеге какшау сәбәпле эшен алыштырырга туры килгәннәргә яңа һөнәр үзләштерү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрне эшкә урнаштыру һәм башка шундый мәсьәләләрдә ярдәм итә.
– Узган ел бүлеккә дәүләт ярдәмен алу өчен 191 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 123е – эш эзләүче гражданнар. 90 кеше эшкә урнашты, бу барлык эш эзләүчеләрнең 73 процентын тәшкил итә, – ди Мөслим районы буенча Кадрлар бүлеге җитәкчесе Мөнирә Идиятуллина. – Узган ел дәвамында 35 кеше “эшсез” статусын алды, бу – мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән эш эзләүче гражданнарның 28 проценты. Бу күрсәткечнең 2024 ел белән чагыштырганда кимүе күзәтелә. Бүлеккә мөрәҗәгать иткән сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән ике райондашыбыз да эшкә урнашты.
Бүлектә инвалидларны эшкә урнаштыруга аерым игътибар бирелә. Оешмаларда инвалидлар өчен квоталы эш урыннарын булдыру буенча мәгълүмат һәр оешма җитәкчесенә җиткерелгән. Квоталы урыннарның минималь күләме ТР Министрлар кабинеты карары белән билгеләнә. Хезмәткәрләр саны 35-100 кеше булган оешмаларга ул – 2 процент, 100дән күбрәк эшчесе булган оешмаларга 3 процент дип билгеләнгән. Узган ел инвалидларны эшкә урнаштыру буенча квота 194,1 процентка үтәлгән. Кадрлар бүлеге кайгыртуы белән 16 оешмада сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән 66 райондашыбыз хезмәт куя.
Кадрлар бүлеге махсус хәрби операциядән кайтучылар белән дә эш алып бара.
– МХОдән кайткан егетләр белән эшне Сарман һәм Мөслим районнары буенч хәрби комиссариат һәм “Ватанны саклаучылар” фонды координаторы ярдәмчесе белән берлектә алып барабыз. МХОдән кайткан 16 райондашыбыз “Ватанны саклаучылар” фондына мөрәҗәгать иткән. Ике егеткә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле эшләргә рөхсәт ителми, 11 егет эшкә урнашты. Ике райондашыбыз махсус хәрби операциягә катнашу өчен яңадан килешү төзеде, – ди Мөнирә Идиятуллина. – Хөкүмәтебез махсус хәрби операциядән кайткан егетләргә эш бирүчеләргә 200 мең сумга кадәр дәүләт ярдәме бирә. Әлеге ярдәмгә коммерцияле оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр дәгъва итә ала.
Мәшгульлек үзәгенең Мөслим районы буенча кадрлар бүлеге башка ярдәм чараларын да тәкъдим итә. Узган ел 105 кешегә һөнәри ориентлашу буенча дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Җәйге каникулларда 14-18 яшьлек 69 бала вакытлыча эштә хезмәт куйган.
– Балаларны эш белән тәэмин итеп, үзләренә җаваплылык алган оешмалар күп түгел. “Яшелләндерү һәм төзекләндерү” җәмгыяте җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов, Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов, район электр челтәрләре җитәкчесе Кәрим Сәлимгәрәев, “Маяк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Роберт Исламов – шундыйлардан. Алар ел саен балаларны эшкә алып, аларга хезмәт хакы түләп, каникулларны нәтиҗәле хезмәттә үткәрергә ярдәм итә, – ди М. Идиятуллина.
Бүлек тарафыннан эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр арасында элемтә булдыру максатында ел дәвамында вакансияләр банкына 13 оешмадан 197 вакансия тәкъдим ителгән, өч тапкыр вакансияләр ярминкәсе үткәрелгән.
– Безнең үзәккә мөрәҗәгать иткән һәркем белән комплекслы эш алып барабыз: хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр хакында мәгълүмат бирәбез, тестлар үткәрәбез, мөрәҗәгать итүченең кызыксынуын, сәләтен, сәламәтлек торышын исәпкә алып, кирәк булган очракта яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеген тәкъдим итәбез. Эшсез калган бер генә райондашыбыз да авырлыклар алдында ялгыз калмасын өчен тырышабыз, – ди Мөнирә Идиятуллина.
Фото – Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев