Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Электрон аукцион нигә кирәк?

Оешма-предприятиеләрдә бөтен төр сатып алулар тендер аша үтә, ягъни кирәкле товар аукционга куела һәм иң арзан бәядән сатыла.

Дәүләт һәм муниципаль сатып алулар системасы ни өчен кирәк? Әлеге система ничек эшли? Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге баш белгече Ләйсән Кәримова белән шул хакта сөйләштек.

– Ләйсән Марселевна, электрон аукционнар ни өчен кирәк? Алар нинди максатта үткәрелә?

– Сатып алу бәясе 600 мең сумнан артып киткән товарлар электрон аукцион аша уздырыла. Электрон аукционнар коррупциягә юл куймас өчен эшләнә. 

– Товар белән тәэмин итүчеләрне үзәкләштерелгән рәвештә карау ни өчен кирәк?

– Товар белән тәэмин итүчеләрне үзәкләштерелгән рәвештә карау катнашучылар даирәсен киңәйтү эре эшмәкәрләрне дә аукционда катнашырга җәлеп итә. 

– Район мәгариф учреждениеләре өчен азык-төлек сатып алу, продукциянең бәясе һәм сыйфаты нигезендә “Электрон кибет” системасында урнаштырылган җентекләп өйрәнелгән исемлек нигезендә гамәлгә ашырыла.

– Районда мондый аукционнар узамы?

– Быел сигез ай эчендә тугыз электрон аукцион игълан ителде. Контрактларның гомуми суммасы – 122 млн сумнан күбрәк. Шул исәптән электрон аукцион нәтиҗәләре буенча гомуми сумма 33 млн сумга якын тугыз контракт төзелде. 

 Фәридә Гайнетдинова

 Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 13 октябрь санынында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев