Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Егетләрне санар чак

Көзге чакырылыш башланды. Ул 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Егетләр хәрби комиссия үтә. Хәрби хезмәткә озату 16 октябрьдән башланачак. Көзге чакырылышта районыбыздан 24 егет хәрби бурычын үтәргә китәчәк.

– Көзге чакырылышта 200гә якын егет медицина күзәтүе үтәчәк. 2023нче елның 1 октябреннән Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр керде. Хәрби исәп өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар күләме артты. Әлегә кадәр хәрби хезмәткә 18-27 яшьлек егетләр чакырылырга тиеш булса, 2024нче елның 1 гыйнварыннан гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруның яшь чикләре үзгәртелә. Егетләр хәрби хезмәткә 30 яшькә кадәр чакырылачак. 2023нче елның 31 декабренә кадәр 27 яше тулган барлык гражданнар билгеләнгән тәртиптә запаска алыначак, – ди хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Илшат Яббаров.

– Көзге чакырылыш язгысыннан аерыла. Ник дигәндә, хәрби хезмәткә чакырыласы егетләр (кичәге студентлар) укуларын тәмамлаган була. Шул рәвешле хәрби хезмәткә чакыруны кичектерү дә тәмамлана, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов. – Контракт нигезендә хезмәт итүче мөслимлеләрнең күп булуы сөендерә. Атна саен ике-өч егет контракт нигезендә хезмәт итәргә китә. Быел район тарихында беренче тапкыр чит ил гражданины да Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәргә алына.
Көзге чакырылышта медицина тикшерүе узган егетләр арасында Югары Табын авылы егете Айзат Бухарин да бар.

– Мөслим политехника техникумында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштердем. Ике абыем да армия сафларында хезмәт итте. Бүген бер абыем контракт нигезендә махсус хәрби операциядә катнаша. Абыйларым үрнәгендә Ватан алдындагы бурычымны үтисем, туган җиремдә эшисем һәм матур итеп яшисем килә. Хәрби һава гаскәрләрендә хезмәт итәргә хыялланам, – ди Айзат.

Дусайдан Азат Ситдыйковка – 19 яшь. Мәктәптән соң ул программист һөнәрен үзләштергән. “Хәрби хезмәткә үз теләгем белән, сөенеп, горурланып барам. Үзен чын ир-егет дип хис иткән һәркем армия мәктәбен узарга тиеш”, – ди Азат.

– Хәзер егетләр хәрби хезмәткә барудан качмый. Хәрби хезмәт урынына контракт нигезендә хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр дә бар. Контрактны 18 яшьтән төзеп була. “Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты” сайтында “Кайнар линия” эшли. Әти-әниләр үзләрен борчыган сорауларга анда да җавап таба ала, – ди Дажгын Гасанов.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 13 октябрь санынында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев