Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Дусайда яңа ФАП эшли (фоторепортаж)

Модульле фельдшер-акушерлык пункты хөкүмәт программасы нигезендә төзелде.

Баек авыл җирлеге составына керүче Дусай авылы кече авыллардан санала. Бүген авылда 48 хуҗалыкта 102 кеше яши. Соңгы елларда авылда социаль әһәмияткә ия булган биналар яңартыла, авыл халкының тормыш шартларын яхшырту буенча нәтиҗәле эш алып барыла.

Ел башында гына авыл халкы капиталь ремонтланган клуб бинасын ачу тантанасын үткәргән иде. Шушы көннәрдә тагын бер сөенечле вакыйга шаһитлары булды дусайлылар. Биредә “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында эшләүче республика программасы буенча модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде.  ФАП бинасын тантаналы ачу чарасы дусайлылар өчен бәйрәмгә әйләнде.

– Район башлыгы булып эшли башлаган көннәрдә Дусай авылы фельдшер-акушерлык пунктын күргәч: “Биредә нәрсә эшләп була?” – дигән сорау туды, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, хатирәләре белән уртаклашып. 

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елының 27 октябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев