Демография – саннарда
Актуаль

Демография – саннарда

ГХАТ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, май аенда районыбызда тугыз бала туган, шуларның дүртесе – малай, бишесе – кыз бала

Ай дәвамында биш пар никахларын рәсмиләштергән, өч гаилә таркалган. Унбиш райондашыбыз якты дөнья белән хушлашкан, шуларның сигезе – ир-ат, җидесе – хатын-кыз. Ел башыннан 34 бала туган (18 малай, 16 кыз), 16 гаилә төзелгән, 18 пар аерылышкан. 108 кеше (74 ир-ат һәм 34 хатын-кыз) вафат булган.

Фото – Татар-информ архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев