Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Бикмәч авылы чишмәсе төзекләндерелде

Һәр авылда чиста, тешеңне сындырырлык салкын сулы чишмәләр бар. Аларны чистарту, тәртиптә тоту авыл кешеләренең бурычы.


Районыбыз чишмәләргә бай. Соңгы елларда актив рәвештә аларны торгызу, төзекләндерү, чистарту эшләре алып барыла.

"Бикмәч авылы халкы да әлеге игелекле гамәлгә кушылды. Авылның күренекле "Хафай" чишмәсе яны тәртипкә китерелде, ышыклап беседка ясалды, улагы күтәртелде, чүп-чар җыелды, үләннәр чабылды.

Шунысы куанычлы, авыл халкы аны теләп, бердәм күмәк көч белән башкардылар. Рәхмәтнең иң зурысы сезгә, чишмә эшләүчеләр!",- дип хәбәр итәләр Яңа Усы авыл җирлегеннән.

Фото - Яңа Усы авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев