Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Балаларны җинаятькә нәрсә этәрә?

Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә 6 бала исәптә тора. Алар – вак хулиганлык кылган һәм урлашкан өчен тоткарланган үсмерләр.

– Безнең төп һәм иң җаваплы бурычыбыз – яшүсмернең ни өчен җинаять кылуын ачыклау. Дусларга ияреп начар юлга басучылар бар. Кайвакыт үсмерне өметсезлек биләп ала. Якыннарының игътибарын җәлеп итү теләге аны җинаятькә этәрә. Шуңа яшүсмерне туры юлга бастыру өчен тырышырга, тәрбияләргә кирәк, – ди район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Ирина Хәйруллина.
22.00 сәгатьтән соң әти-әнидән башка урамда йөрүче балалар да бар. Бу очракта әти-әниләргә административ беркетмә төзелә, чөнки ата-ана баланың иминлеген, сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. 22.00-6.00 сәгатьләрдә бала өйдә булырга тиеш. Җәйге каникуллар вакытында (1 июньнән 31 августка кадәр) балигъ булмаганнарга 23.00 сәгатьтән иртәнге 6.00га кадәр урамда йөрергә рөхсәт ителми. 
– Әлеге таләп “Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында” законы белән расланган, – ди Ирина Хәйруллина. 
Ата-аналар үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән гаиләләрдә балаларның ничек яшәве, кем белән аралашуы контрольгә алынмый. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор билгеләп үткәнчә, балаларда агрессия көчле. Моңа интернетның да тәэсире бардыр.
– Безнең чор балалары белән үсеп килүче буын арасында аерма зур. Замана балалары гаджетлардан иркен куллана, шуның белән бергә начар гадәтләрне дә үзенә сеңдерә. Мин агрессив видеоязмалар таратуга каршы. Бала аларны карап, сабак алудан бигрәк, үзе дә шушы адымга барырга мөмкин. Безне “әткәйләр камчы һәм прәннек” ысулы белән тәрбияләде. Орыштылар да, тал чыбыгы да эләккәләде, шул ук вакытта әти назы да булды, – ди райондашыбыз Мөнирә Харисова.
Бала кыек юлга басканга кем гаепле соң? Фикерләр төрле. Шулай да тәрбия гаиләдән башлана.
– Имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар аерым контрольгә алына. Узган ел яшүсмерләр кылган ике урлашу очрагы теркәлде, балалар исәпкә куелды, – ди Ирина Хәйруллина.
Балигъ булмаганнар арасында спиртлы эчемлекләр кулланган һәм шул хәлдә транспорт белән идарә иткән, автомобиль йөртү таныклыгы булмаган килеш әти-әнисенең машинасын алып чыгып киткән үсмерләр дә бар. Быел шундый өч очрак теркәлгән.

Лилия Шәймиева

Фото – “Татар–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев