Балагыз нәрсә ашый?
Балаларның туклануы киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә
Соңгы арада хастаханәгә ашказаны-эчәк авыруларыннан зарланып килүчеләр саны арткан. Табиб моның сәбәбен нәкъ менә дөрес тукланмаудан, зарарлы ризыкларга өстенлек бирүдән күрә.
Балаларны өстәл артына утыртып, дөрес тукландыру кыен. Токмачлы ашны, парда пешкән бәрәңге белән тавык итен, кәбестә, кишер салатын кайсыгызның баласы яратып ашый? Замана балалары тәпи китмәс борын чипсы, буяу кушылган газлы сулар, зарарлы ризыклар ашарга гадәтләнгән.
– Кайвакыт балалар зарарлы ризыклар белән генә туклана кебек тоела. Мондый продуктлар симертеп кенә калмый, канда холестерин күләмен дә арттыра. Бу исә, үз чиратында, инсульт, инфаркт булу ихтималын арттыра. Зарарлы ризык ашаучыларның күбесе гастрит, холецистит, панкреатит кебек ашказаны-эчәк авыруларыннан интегә. “Натураль” дип язылган җиләк-җимеш сокларын да балаларга эчерергә киңәш ителми, аларның составында шикәр бар. 1 яшькә кадәр сабыйларга, гомумән, баллы сулар эчертмәскә кирәк, – ди балалар поликлиникасы педиатры Язилә Габидуллина.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 31 гыйнвар саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев