Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Бәйрәм белән, укытучылар!

Бүген укытучылар көне билгеләп үтелә.

Россиядә Укытучылар көне ел саен 5 октябрьдә билгеләп үтелә. Дата Бөтендөнья укытучылар көненә туры килә. Бәйрәм барлык мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә кагыла.

Укытучылар көне беренче тапкыр СССР Югары Советы Президиумының 1965 елның 29 сентябрендәге Указы белән оештырыла. Ул октябрьнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә. 1994 елдан Россия Федерациясе Президенты Б.Ельцинның 1994 елның 3 октябрендәге Указы нигезендә бәйрәм 5 октябрьгә күчерелә.

Һәр балага якын килеп, барлык белемен балага белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, иҗади уңышлар, сабырлык, сәләтле укучылар насыйп булсын сезгә.

Бәйрәм белән, хөрмәтле мәгаллимнәр!


 Гөлназ Талипова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев