Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Бәяләр арта?

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар буенча брифинг узды.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр һәрвакыт игътибар үзәгендә. “Кайнар линия”, җитәкчелекнең интернет кабул итү бүлмәләренә килгән сораулар да күп очракта шушы тармак эшчәнлегенә туры килә. Күп очракта гражданнар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең кыйммәт булуы, башкарылган эшләрнең әлеге бәягә туры килмәвеннән канәгатьсезлек белдерә.
Бүгенге көндә коммуналь хезмәтләргә гамәлдәге түләүләр буенча тарифлар 2022 елның 1 декабрендә кабул ителгән иде. 
– Тарифлар үсүнең төп сәбәпләре энергия ресурсларына бәяләр үсү, бюджеттан тыш секторда хезмәт хакы күләме арту, яңа объектларны эксплуатацияләү чыгымнары, шулай ук куллану бәяләре индексы арту белән бәйле, – диде Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев. 
Газ һәм электр белән тәэмин итү өлкәләрендә тарифларга кагылышлы карарлар федераль дәрәҗәдә кабул ителә. Алар республиканың барлык муниципаль берәмлекләре өчен дә бертөрле. Электр энергиясенә тарифлар ФАС җиткергән бәя чиге кысаларында, электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында түбәнәюче коэффициентларны куллану турында төбәк карарын исәпкә алып билгеләнә.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 15 декабрь санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 15 декабрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев