Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Актуаль

Атналык планлаштыру киңәшмәсе узды

Киңәшмәне район башлыгы Альберт Хуҗин алып барды. Киңәшмә барышында узган атнада булып үткән чараларга нәтиҗә ясалды.

Район хакимиятенең актлар залында атналык планлаштыру киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район башлыгы Альберт Хуҗин алып барды. Киңәшмә барышында узган атнада булып үткән чараларга нәтиҗә ясалды. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Альберт Шакиров 24 февральдән 9 мартка кадәр булган вакыт аралыгында булган райондагы оператив хәл белән таныштырды. Россия Социаль фондының клиентлар хезмәте Мөслим бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева узган елда Социаль фонд тарафыннан башкарылган эшләр, халыкка күрсәтелгән хезмәт буенча нәтиҗә ясады. “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Роберт Исламов бүлек эшчәнлеге белән таныштырды, бүлек тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләр турында сөйләде. Район башлыгы ярдәмчесе Наил Бәдретдинов пилотсыз очкычлар һөҗүме булганда качу урыннары буенча өстәмә хәбәр җиткерде, оешма һәм предприятие коллективларында аңлату эшләрен алып бару буенча киңәшләр бирде.

Район башлыгы Альберт Хуҗин опека һәм попечительләр бүлегенең баш белгече Чулпан Латыйповага бүлек эшчәнлегендә куйган тырыш хезмәте һәм 50 яшь тулу уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев