Җәйге чорда акча эшлиләр
ТР Мәшгульлек үзәгенең Мөслим районындагы кадрлар бүлеге укучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләсен эш бирүче оешмалар белән берлектә уртак хезмәттәшлек нигезендә алып бара
– Яшүсмерләрнең укудан тыш буш вакытларындагы мәшгульлеген тәэмин итү – сукбайлыкны, караучысызлык, наркоманияне, балигъ булмаганнар арасында алкогольле эчемлекләр куллануны һәм хокук бозуларны кисәтүгә ярдәм итә. Балаларның җәйге чорда эшкә урнашуы акча эшләргә мөмкинлек бирә, аз керемле гаиләләрнең матди хәлен яхшыртуга уңай йогынты ясый. Үсмерләрнең хезмәт эшчәнлеге беренче һөнәри күнекмәләрен формалаштырырга һәм киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлеген киңәйтергә ярдәм итә, – ди Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәгенең Мөслим районындагы кадрлар бүлеге җитәкчесе Мөнирә Идиятуллина. – Ел саен 14-18 яшьлек яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштырырга ярдәм итәбез. Балаларның күпчелеге “Яшелләндерү һәм төзекләндерү” җәмгыятендә эшли. Авыл җирлекләре арасында җәйге чорда балаларны эшкә урнаштыруда Иске Карамалы авыл җирлеге актив эшли. Быел Түбән Табын һәм Мәлләтамак авыл җирлекләре дә балаларны эшкә урнаштырырга булды.
Эшкә урнашкан балаларга законда күрсәтелгән минималь хезмәт хакы күләмендә акча түләнә. Бүгенге көндә РФ Хезмәт кодексы нигезендә минималь хезмәт хакы күләме 28160 сум тәшкил итә. РФ Хезмәт кодексы нигезендә укучыларга түләү минималь хезмәт хакыннан да ким булмаска тиеш. Балалар өчен эш сәгате аларның яшенә карап билгеләнә.
– Хезмәткә урнаштырылган 16 яшькә кадәрге балаларга эш сәгате атнасына 24 сәгатьтән артмаска тиеш. 16-18 яшьтәгеләр өчен эш сәгате 35 сәгать тәшкил итә. Көнлек эш сәгатенә килсәк, 14-15 яшьлекләр – 4 сәгать, 15-16 яшьлекләр – 5 сәгать, 16-18 яшьлекләр 7 сәгать эшли. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнашкан укучыларга, хезмәт хакыннан тыш, эшләгән ай өчен 2650 сум күләмендә матди түләү дә бирелә, – ди Мөнирә Идиятуллина.
– Җәйге чорда эшкә урнашкан укучылар авылларда чистарту һәм төзекләндерү эшләрендә катнаша. Быел дистәгә якын укучыны эшкә урнаштырырга ниятебез бар. Эшләргә теләк белдерүче балалар да байтак. Хезмәт хакы үзара салым хисабыннан түләнәчәк. Бүгенге көндә укучылардан гаризалар кабул итәбез, – ди Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов.
Мәлләтамак авыл җирлегендә дә быел бер укучыны эшкә алырга ниятлиләр. “Авылда берничә парк, балалар мәйданчыгы бар. Җәйге чорда әлеге территорияләрдә төзекләндерү һәм җыештыру эшләрен алып барырга кирәк. Эшкә алынган бала әлеге эшләрдә ярдәм итәчәк”, – ди Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгы Рүзилә Нәсифуллина.
Түбән Табын авыл җирлеге дә быел беренче тапкыр балаларны эш белән тәэмин итү программасына кушылган.
– Ике укучыны эшкә алырга ниятләдек. Балалар икесе дә – аз керемле гаиләләрдән. Балаларның хезмәт хаклары гаиләләргә ярдәм булыр, дип уйлыйбыз. Укучылар чистарту һәм төзекләндерү эшләрендә катнашачак, – ди Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.
Бүгенге көндә җәйге каникулларда эшләргә теләге булган укучылардан гаризалар кабул ителә. Җәйге чорда беренче хезмәт хакын эшләргә теләгән балаларга ТР Мәшгульлек үзәгенең Мөслим районындагы кадрлар бүлегенә, “Яшелләндерү һәм төзекләндерү” җәмгыятенә мөрәҗагать итәргә кирәк.
Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев