30 121 сум җитәме? Татарстанда минималь куллану бюджеты расланды
Актуаль

30 121 сум җитәме? Татарстанда минималь куллану бюджеты расланды

Татарстанда икенче квартал өчен минималь бюджет 1173 сумга артты.

Татарстанда 2026 елның икенче кварталы өчен минималь куллану бюджеты 30 121 сум дәрәҗәсендә билгеләнде — бу беренче кварталдагы куллану бюджеты күләменнән 1 173 сумга күбрәк. Республика Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

2025 елның икенче кварталында минималь куллану бюджеты 28 160 сумга тигез иде, өченче кварталда ул 775 сумга киметелде һәм 27 385 сум тәшкил итте. Дүртенче кварталда ул тагын 609 сумга арттырылды һәм 27 994 сумга җитте. Агымдагы елның беренче кварталында аны тагын 954 сумга арттырдылар, нәтиҗәдә ул 28 948 сум тәшкил итте.

Минималь куллану бюджеты — ул кешенең төп физиологик һәм социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне тәэмин итәргә тиеш булган азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар, хезмәтләр җыелмасы бәясе.

Закон нигезендә, минималь куллану бюджетының күләме минималь яшәү минимумыннан түбән була алмый. Татарстанда 2026 елда яшәү минимумы җан башына 16 098 сум күләмендә билгеләнгән: хезмәткә сәләтле гражданнар өчен — 17 547, пенсионерлар өчен — 13 844, балалар өчен — 15 615 сум.

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев