Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

2026 елда Россиядә федераль трассалар буенча йөрү кыйммәтрәк булачак

Мәскәү–Казан участогында M–12 «Восток» трассасы буенча сәфәр бәясе 5 349 сумга кадәр җитәргә мөмкин

2026 елдан Россиянең кайбер федераль трассаларында юл йөрү бәяләре артачак. Аерым алганда, Мәскәү–Казан участогында M–12 «Восток» трассасы буенча сәфәр бәясе 5 349 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу турыда Baza Telegram-каналы «Автодор» дәүләт компаниясенә сылтама белән хәбәр итә.

Яңа тарифлар шулай ук М–4 «Дон», М–11 «Нева» һәм Үзәк боҗра автоюлы (ЦКАД) кебек башка төп магистральләргә дә кагылачак. М–11 трассасында бәяләр инде 2026 елның 12 гыйнварыннан гамәлгә керде.

Башка федераль юллар буенча тарифлар әлегә билгеле түгел. «Автодор» хәбәр итүенчә, бәяләрне арттыру карары икътисади күрсәткечләрне һәм юл трафигын анализлаганнан соң гына кабул ителәчәк. Дәүләт компаниясе билгеләвенчә, артык зур үсеш трафикның кимүенә китерергә мөмкин.

Фото – «Татар-информ» архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев