Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Җәйге яллар

«Урман иле» ял һәм сәламәтләндерү лагере эшен башлады

Беренче сменада 56 бала ял итәчәк

«Урман иле» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда җәйнең иң күңелле мизгелләре башланды!

Кичә аның беренче сменасын ачу тантанасы узды. Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин катнашып, балаларны җәйге ял сезоны башлану белән котлады, аларга күтәренке кәеф, яңа дуслар һәм онытылмас хатирәләр теләде.

Быел беренче сменада 56 бала ял итәчәк. Балалар ике төркемгә бүленеп, үз командаларын иҗади чыгышлар аша тәкъдим иттеләр. Алар җырладылар, биеделәр, сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәттеләр.

Көннең тагын бер матур бизәге булып әйдаманнарның музыкаль чыгышлары торды. Алар лагерь кунакларына күтәренке рух һәм бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.

Алда балаларны мавыктыргыч чаралар, яңа ачышлар һәм онытылмас җәйге мизгелләр көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев