Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җәйге яллар

«Шифа» лагеренда гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

«Шифа» лагеренда бәйрәмгә багышланган чара уздырылды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә  «Шифа» лагеренда  бәйрәмгә багышланган чара узды.
Педагоглар  балаларга Гаилә көненең барлыкка килү тарихы, мәхәббәт һәм тугрылык, аны бәйрәм итү традициясе турында сөйләделәр.
Балалар бәйрәмгә багышланган стена газетасы чыгардылар. Газетада тугрылык символы булган аккошлар һәм ромашка сурәтләнгән иде.
Лагерьда ял итүчеләр  асфальтта рәсемнәр конкурсында катнаштылар, гаилә темасы буенча табышмаклар чиштеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Бәйрәмгә әти-әниләр дә чакырылган иде. Балалар әниләре белән бергә гаилә турында җыр башкардылар. Бәйрәмнән соң әти-әниләренә үз куллары белән ясалган ромашкалар бүләк иттеләр.

Фотолар - Түбән Табын интернат-мәктәбе архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев