Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җәйге яллар

Сәламәтләндерү лагерена кунаклар килде

Балалар белән аралашырга байкерлар килде.

Түбән Табын интернат-мәктәбенең "Шифа" лагеренда балаларга күңелсезләнергә вакыт юк.  Балалар белән аралашырга байкерлар килде.  
Бу көн ял итүче балаларның исендә озак сакланачак.  Мотоциклларның көчле тавышы тынлыкны яңгыратты. Малайлар һәм кызлар  байкерларны чолгап алдылар һәм  сораулар белән  күмделәр.
Кунаклар балаларга техника, юллар романтикасы, байкерлар кодексы турында сөйләделәр. Балалар кунаклар белән аралашып кына калмадылар,  ә иң яхшы,  "текә" мотоциклларда да  йөрделәр, - дип язалар Түбән Табын интернат-мәктәбеннән.

Фото  - Түбән Табын интернат-мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев