Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Җәйге яллар

Мөслим балалары җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә кушылды

Җәй - балалар өчен рәхәтләнеп ял итәр, яңа уку елына көч туплар, сәламәтлекне ныгытыр өчен иң рәхәт вакыт.

Быел Нарат Асты авылы янында урнашкан “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда оештырылган өч сменада 56шар бала ял итәчәк. Аларның һәрберсендә берничә юнәлеш буенча тәрбия чаралары үткәрү планлаштырыла. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова әйтүенчә, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән – 15 бала, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы 30 бала “Урман иле”ндә ял итәчәк. Гаризалар кабул итү 2025 елның 3 мартыннан башланды. Барлык сменаларга да юлламалар алынып беткән. 

Бу көннәрдә “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесе җиңүчеләре – Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 7 “Б” сыйныфы укучылары Анапа шәһәренең “Глобус” лагеренда ял итә. Шушы ук мәктәпнең 4 “А” сыйныфыннан 17 укучы, класс җитәкчеләре Фәриха Солтанова белән бергә, “Россия бөркетләре” программасы нигезендә оештырылган махсус бәйгедә җиңү яулап, күптән түгел Казан шәһәренең “Дуслык” лагеренда ял итеп кайттылар.

Г.Тукай исемендәге Мөслим, Михайловка урта мәктәпләрендә 2 июньнән мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Аларда 270 бала ял итә. Бер үк вакытта Мөслим урта мәктәбендә оештырылган хезмәт һәм ял лагеренда 120 яшүсмер физик һәм рухи сәламәтлеген ныгыта.

Июнь аенда шулай ук Кырымның “Сатера” лагеренда – 19 бала, Минзәләнең “Растим патриотов” исемле палаткалы лагеренда 8 укучыбыз ял итәчәк. “Сәләт” лагерьларында ял итү өчен талантлы балаларыбыз үзләре җибәргән партфолиолары нигезендә сайлап алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев