Виктор Афанасьев
05 мая 2020, 14:26

Афанасьев Виктор Василий улы 1911елның 7 сентябрендә Усы авылында туа.
Гвардия өлкән лейтенанты Виктор Афанасьев 1 Украина, Дон фронтларында 350 нче укчы полкның разведка отряды начальнигы булып сугыша. Ул берничә тапкыр яралана, әмма госпитальдән соң кабат фронтка китә.
1943 елда Житомир, 1944 елда Сандомир, 1945 елда Берлин шәһәрләрен алу өчен барган каты сугышларда катнаша. Верховный Башкомандующий Сталинның, армия командующие генерал-полковник Пуховның 13 тапкыр рәхмәт хатлары тапшырыла. Ул Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы, Сугышчан Кызыл Байрак Орденнары, “Сталинград оборонасы өчен”, “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләре белән бүләкләнә.
2004 елның 1 декабрендә 94 яшендә вафат була.
Нет комментариев