Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК 2026

Әскәр Галиев

06 май 2022, 15:38

Бабам Галиев Әскәр Мөхәммәтгали улы 1906 елның 13 февралендә Тойгелде авылында туган. 1942 елның 27 мартында сугышка алынган. Документларга караганда, бу вакытта бабам колхоз рәисе булып эшләгән. Ул 234 нче укчы полкның 179 нчы укчы дивизиясендә хезмәт иткән. 1942 елда демобилизацияләнгән. "Снаряд кыйпылчыклары аркасыннан авылга кайткач та чыккан әле. зур шрамнары бар иде", - дип сөйли әни. Бабам 1970 елда вафат булган. Тойгелде авылында җирләнгән.
Гөлназ Җәлилова.

Нет комментариев