Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК

Әсхадулла Абдуллин

23 апреля 2020, 12:36

Абдуллин Әсхадулла Абдулла улы 1923 елда Баланлы авылында туа. 1942 елда, үзе теләп, фронтка китә.

Сержант 64 нче Шумилов армиясе, аерым пулемет батальонының 42 нче аерым укчы бригадасы составында ил азатлыгы өчен көрәшә. Шул ук елның 29 октябренда Сталинград өлкәсендә барган сугышларда Бекетовка поселогы янында батырларча һәлак була. Волгоград өлкәсе хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматларга караганда, Әсхадулла Абдулинның җәсәде Мамаев кургандагы туганнар каберлегенә күчереп күмелгән.

Нет комментариев