Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК

Миргазиян Сабиров

23 апреля 2020, 12:09

Миргазиян Сабиров Үрәзмәт авылында туа. 1940 елда солдат хезмәтенә алына. Миргазиян хезмәт иткән батальонда солдатларны көне-төне парашюттан сикертәләр, хәрби осталыкка өйрәтәләр.

Сугыш башлану белән Миргазиян кулына корал ала. Смоленск өлкәсе Ельня шәһәрен азат итү өчен барган канкойгыч бәрелештә ул беренче тапкыр яралана. Бераз дәваланганнан соң тагын фронтка, алгы сызыкка китә. Мотоукчы батальон составында фронтның иң каты сугышлар барган участокларында көрәшә, икенче тапкыр авыр яралана. Дошманның Мәскәү янында хурлыклы җиңелүе турындагы хәбәрне Джамбул шәһәрендә госпитальдә ишетә. 1942 елда, демобилизацияләнеп, авылга кайта. Сатучы булып эшкә урнаша, хисапчылар курсын тәмамлый. 

Нет комментариев