Мидхәт Фәтхуллин
07 мая 2022, 22:14
Фәтхуллин Мидхәт Гомәр улы 1920 елда Ташлыяр авылында туа. Казан дәүләт Укытучылар институтының тарих факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый.
Мидхәт Фәтхуллин Бөек Ватан сугышында фидакарьләрчә көрәште. Сугышчан батырлыклары өчен якташыбыз I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, ике "Кызыл Йолдыз" ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.
Тыныч тормышта ветеран хәрби-патриотик эш алып барды. Озак еллар Мөслим урта мәктәбендә тарих һәм башлангыч хәрби әзерлек дәресләре укытты.
Нет комментариев