Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК

Хуҗагали Гәрәев

23 апреля 2020, 12:04

Гәрәев Хуҗагали Тимергали улы 1919 елда Мөслим авылында туа. 1939 елда армия хезмәтенә чакырыла.

Аларны совет-фин сугышына җибәрәләр. Соңыннан Хуҗагали, Житомирда укып, лейтенант дәрәҗәсе ала. Бөек Ватан сугышында Х. Гәрәев 2 нче Украина фронтының 5 нче Гвардия армиясе 110 нчы Гвардия укчы дивизиясе 307 нче Гвардия полкы составында сержант (взвод командиры ярдәмчесе) буларак катнаша. Дошман әсирлегенә эләгә. Аннан котылгач, кабат фронтның алгы сызыгына җибәрелә. 1943 нче елның 22 декабрендә Днепр елгасын кичкәндә, каты яраланып, госпитальгә эләгә һәм икенче көнне шунда үлә, Кировоград өлкәсе Знаменск районы Знаменка шәһәр зиратында күмелгән.

Нет комментариев