Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК

Гатуф Абдуллин

06 мая 2022, 15:17

Бабам Абдуллин Гатуф (Габделгатуф) Габдулла улы 1913 елда Калинин районы (хәзерге Мөслим) Татар Бүләре авылында туган. 1927 елда әтисе Ибраһимов Габдулла һәм әнисе Гайниямал белән беренчеләрдән булып яңа төзелгән Кырынтау авылына күчеп киләләр.

Флүсә Шәрипованың истәлекләргә нигезләнеп язылган "Кырынтавым - күңел җырым" исемле китапта колхозлашу елларында бабамның инде зур малай булып, күмәк хуҗалык идеясен чын күңеле белән кабул итүе һәм ярлылар комитетында да, агитация эшендә дә актив катнашуы әйтелә.

Бабама - 25, әбием Лотфисорурга 20 яшь булганда, 1939 елның 26 маенда язылышып та куялар. Шул ук елны янгын чыгып, колхоз ягы тулысынча янып бетә. Авыл советы рәисе Хафизов Сәхипҗан һәм Мөхәммәдиев Гәрдихан, бабай - 3 дус, Комсомольск на Амуре шәһәрен төзү буенча килгән вербовщикка язылалар, тиздән юлга да кузгалалар. Алар анда сугыш башланганчыга кадәр эшлиләр.

1941 елның 7 июлендә шуннан ук бабамны сугышка алалар. Ул 1945 елда демобилизацияләнгән. 119нчы укчы артиллерия полкында элемтә бүлеге командиры булган. Исәп карточкасында Япония белән сугышта бер ай катнашканы теркәлгән (9.08.1945 - 3.09.1945). Яралары юк, диелгән. Шулай да мин аның бер кулы яраланып кайтуы турында беләм.

Сугыштан соңгы елларда Кырынтауда бригадир, соңрак председатель булып та эшли, яшелчә бакчасында да бригадир була. Кырынтау авылы бетеп, бабамнар Михайловка авылына күченеп килгәч, мин аның каршыда гына урнашкан мәктәп котельныенда эшләгәнен хәтерлим. Бер тапкыр янына керергә дә рөхсәт иткән иде.

Сугыш турында беркайчан да сөйләмәде. "Без күргәннәрне беркайчан да башка күрергә язмасын", - ди иде. Мин әле үсмер вакытларда телевидение ГДРдан немец телендә гаилә эстафеталары күрсәтә иде. Шуны карап утырганда бабабызны немец сөйләме ишетеп бик тузынганы һәм телевизорны сүндереп үк куйганы истә калган.

1985 елда Гатуф бабай I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Бабам 1987 елның 25 октябрендә 74 яшендә вафат булды. Ташлыяр зиратында җирләнгән.
Гөлназ Җәлилова

Нет комментариев