Мөслимдә кайда ял итәргә дисезме? Әлбәттә паркларда!
Мөслим парклары – халыкның яраткан ял урыны. Аларның һәр берсенә үзенчәлекле мәгънә салынган. Мөслимгә килгән туристлар өчен бик матур һәм кызыклы ял урыны булып тора
-
Мөслимнең «Курай» паркы
Тасвирлама: Төзелеш эшләре 2014 елдан башланган «Парк һәм скверлар елы», «Спорт мәйданчыклары төзелеше» республика программалары кысаларында башкарыла
Адресы: Мөслим авылы, Хафизов ур., 1 йорт
-
Мөслимнең Пушкин скверы
Тасвирлама: Пушкин скверында төрле әдәби кичәләр уздырыла
Адресы: Мөслим авылы, Пушкин ур.
-
Мөслим «Бәхет» скверы
Тасвирлама: Мөслимнең «Бәхет» паркында төрле гаилә чаралары уза
Адресы: Мөслим авылы, Пушкин ур.
-
«Мөслим йөрәге» скверы
Тасвирлама: Мөслим авылында Пушкин урамында яңа «Йөрәк»скверы төзелгән
Адресы: Мөслим авылы, Пушкин ур.
-
Мөслим фонтаны
Тасвирлама: Мөслим үзәгендә фонтан урнашкан
Адресы: Мөслим авылы, Пушкин ур.
-
Мөслимнең «Җиңү паркы»
Тасвирлама: Бөек Ватан сугышында 5000нән артык мөслимле һәлак була
Адресы: Мөслим авылы, Пушкин ур.
-
Мөслимнең «Батырлар аллеясы»
Тасвирлама: Советлар Союзы Геройлары, Дан орденының тулы кавалеры һәм Социалистик Хезмәт Геройларына бюстлар урнаштырылган
Адресы: Мөслим авылы, Пушкин ур.
-
Мөслимнең Әфганстанда һәлак булган геройлар барельефлары
Тасвирлама: Әфганстанда һәлак булган геройлар барельефлары урнаштаралган
Адресы: Мөслим авылы, Пушкин ур.
-
«Мин Мөслимне яратам» инсталляциясе
Тасвирлама: Мөслимнең иң яратылган урыны булып тора ул. «Мин Мөслимне яратам» инсталляциясе тәүлекнең караңгы вакытында аеруча матур яктыртыла
Адресы: Мөслим авылы, Пушкин ур.
Бүгенге көндә районда 37 парк бар. 55 гектардан артык мәйданны биләгән паркларда 14643 төп агач үсә. Паркка ял итәргә килгән өлкәннәр концерт караса, нәниләр, мөмкинлектән файдаланып, йөгереп-сикереп күңел ача ала. Яшь-үсмерләр футбол мәйданчыгында тирләп-пешеп туп тибәр өчен дә уңайлыклар тудырылган.
Ял итү өчен нигә Мөслим паркларын сайларга була?
- Биредә ял итәргә, саф һава суларга, эскәмиядә утырып ял итәргә була.
- Мөслим паркларында роликларда йөрү өчен юлларга брусчатка салынган.
- Балалар белән уен мәйданчыгында уйнап, шулай ук концертлар карап һәм башка чараларда катнашү өчен менә дигән урын
- Мөслим парклары һәм скверлары — ул табигатьнең иң гүзәл урыннарында урнашкан.
- Мөслим парклары заманча стиль буенча төзелгән