
Мөслим районы мәдәнияте
Мөслим халкы гореф-гадәтләргә, йолаларга тугры булып яши. Традицион бәйрәмнәрнең кайберләре биредә зурлап - республика күләмендә билгеләп үтелә. Сабантуй, Каз өмәсе - шундыйлардан.
-
Мөслим районының мәдәни объектлары
Тасвирлама: Мөслимдә нинди мәдәният объектлары бар? – дисәгез, әлеге бүлектә сез Мөслим районының Зифа Басырова исемендәге район мәдәният йорты, Мөслим «Туган якны өйрәнү музее», балалар сәнгать мәктәбе һәм «Батырлар йорты» белән таныша аласыз.
-
Мөслимдә кайда ял итәргә дисезме? Әлбәттә паркларда!
Тасвирлама: Мөслим парклары – халыкның яраткан ял урыны. Аларның һәр берсенә үзенчәлекле мәгънә салынган. Мөслимгә килгән туристлар өчен бик матур һәм кызыклы ял урыны булып тора
Халкыбызның милли бәйрәме - сабантуйлар уздырыла. Җыр-биюләре, дәртле уеннары, кыйммәтле бүләкләре, сагындырган очрашулары белән истә калучы бу бәйрәм кемне генә битараф калдырмагандыр. Мөслим һәр елдагыча район сабан туена зур әзерлек һәм санап бетергесез уңышлар белән килә. Сабантуй буыннан-буынга күчә, мәңге картаймый, көтеп алынган бәйрәм булып, миллилекне саклап, яңа төсмерләр, бизәкләр алып, татар халкын гына түгел, ә төрле милләт вәкилләрен бергә туплап, туганнарны, газиз балаларны туган нигезгә тартып кайтара. Сабантуй ул – татарларны бергә туплаучы, дусларны, туганнарны җыючы милли бәйрәм. Мөслим районы аны хезмәт уңышлары белән каршылый. Әтәч өчен авыш баганага менү, көянтә-чиләк белән су ташу, йомырка салынган кашык кабып, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату кебек җорлык һәм җитезлек таләп иткән уеннарда катнашучылар бик күп була. Һәркемнең бер-бер артлы үткәрелгән уеннарда катнашасы, бүләк аласы, үзен күрсәтәсе килә.
Берара онытылып торган милли бәйрәмнәр янәдән әйләнеп кайта. Шуларның берсе – Нәүрүз. Көн белән төн тигезләшкәндә билгеләп үтелүче бәйрәмне төрки халыклар – “Нәүрүз”, фарсылар “Яңа ел” дип йөрткән. Нәүрүздә йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Бу эшне балалар башкарган. Нәүрүз такмакларын сөйләп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп, күңел ачып йөргәннәр. Бәйрәмнең төп максаты – яз килүгә шатлану, кыш белән саубуллашу, авыл халкының күңелен күтәрү. Мөслимдә Нәүрүз зурлап билгеләп үтелә. Күңелле тамашаны район мәдәният йорты оештыра. Халкыбызның милли традицияләрен саклау һәм киләчәк буынга тапшыру максатыннан тамашага балаларны да чакырдык. Җиһанга яз сулыш өрә, табигать уяна, күңелдә өмет, киләчәккә ышаныч арта. Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре балалар белән милли һәм спорт уеннары оештыра, һәр балага татлы бүләкләр өләшә. Бәйрәм дәвамында уен-көлке, җыр-биюләр тынып тормый. Бигрәк тә балалар, яз килүгә сөенеп, җырлап-биеп күңел ача. Бәйрәм көне уңаеннан ярминкә дә оештырыла. Сатуда азык-төлек тә, көнкүреш кирәк-яраклары, кием-салым да бар.
Төрки халыкларда Нардуган кышкы кояш торгынлыгына бәйле бәйрәм булган.
21 декабрь елның иң озын төне һәм иң кыска көне белән истәлекле. Халкыбыз 22 декабрьдән яңа кояш туа, елның яңа циклы башлана, табигать яңара, дип исәпләгән һәм бу көнне “Нардуган” дип атаган. “Нардуган” сүзе ике тамырдан тора: “нар” – “ут, ялкын, “дуган” – “туган” төшенчәсен аңлата. Борынгыдан килгән мәгънәсендә кояшка Бөек тәңре итеп табыну идеясе ята. Бәйрәм вакытында, көн иң кыска булып, Кояш еракка – көньякка киткәндә, борынгы төркиләр гыйбадәт кылганнар һәм югары көчнең тизрәк кайтуын сораганнар.
Мәҗүсилек чорында яшәгән төрки халыкларда Нардуган кышкы кояш торгынлыгына бәйле бәйрәм булган. Ул аграр йола буларак яшәгән, мул иген уңышы алу өмете белән үткәрелгән. Билгеле бер тәртиптә унике көн дәвам иткән. Бәйрәмнең традицион йолалары, матур киенеп, җырлап, өйдән өйгә йөрү, теләкләр әйтү, йөзек белән багу, күрәзәлек итү, бию белән бәйле. Биюләр төрле булган, билгеле бер тәртиптә скрипкага яки гармунга башкарылган. Ишегалдында сәламләп тә, өйгә кергәндә дә биегәннәр. Хәтта эрләүче әби һәм бабайның биюе дә булган. Рәхмәт биюеннән соң саубуллашу биюе башкарылган. Багу, күрәзәчелек белән бәйле биюләр уеннар һәм учак тирәли әйлән-бәйлән белән тәмамланган.
Киенеп-ясанып йөрүләрне “Нардуган булып йөрү”, “Нардуган чабу”, “Нардуган бабалары” дип йөртәләр. Кайбер татар-мишәр авылларында Нардуган бәйрәмен Раштуа, Раштва дип атыйлар. Ислам дине кабул ителгәннән соң, әлеге бәйрәм сирәгрәк үткәрелгән, еллар үтү белән онытылган.
Керәшен татарларында, татар-мишәр авылларында Нардуган белән бәйле йолаларның кайберләре сакланып калган. Календарь датаның Раштуа бәйрәме белән якын булуы ике бәйрәмнең берләшүенә китергән. Гомумән, Нардуган Яңа елны каршы алу бәйрәме белән кушылып китә. Традицион элементларны саклаган хәлдә көнкүрешкә башка эчтәлек белән килеп керә. Бу көнне ел буе кылган гамәлләргә нәтиҗә ясала, киләчәккә планнар корыла.
Нардуганчылар – үзләрен танытмас өчен төрле киемнәрдән, туннарын, бүрекләрен әйләндереп киенгән авыл кешеләре (бездә аларны “әкәмәтләр” дип атыйлар) – өйдән өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйтеп, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет телиләр. Бу йола безнең авылда хәзер дә сакланган: киенеп йөрү гадәте әле дә бар. Раштуадан соң, 7 гыйнвар төнендә күпләр, ишек-капкаларын ачып, матур теләкләр белән керүче нардуганчыларны көтеп тора, бәйрәм күмәчләре пешерә, аларны тәмле ризыклар белән сыйлап җибәрә. Киенеп-ясанып йөрүчеләрне өйгә кертсәң, уңыш яхшы булла, дип исәпләнә. Кем генә йортына бәхет, муллык керүен теләми икән?!
«Каз өмәсе»
Каурый төшә карларга. Шул исемдә IV Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале узды
Татарстан Республикасы Рәисе указы буенча, каз өмәләре республиканың һәрбер районында уздырыла. Ә финал өлеше, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, Мөслим районында оештырыла.
“Яшьлек” спорткомплексында үткән бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланды. Биредә төрле мастер-класслар күрсәтелде. Хатын-кызлар каз йолкыды, каурый сызды. Мәлләтамак авыл җирлеге каз бүлү йоласын күрсәтте. Мөслим сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре төрле тукымаларга каз сурәтләре төшерде. Туган як музее хезмәткәрләре милли үрнәктәге мендәр тышлыклары чикте. Бәйрәм кунаклары: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, ТР буенча бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, “Ак калфак” татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар когрессының эшмәкәрләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев фестивальнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.
– Финалның инде дүртенче ел Мөслимдә узуы очраклы түгел. Мөслим районының заманча каз үрчетү хуҗалыклары ил күләмендә дан тота, какланган казы бөтен Россиядә танылган! Татарстанда иң күп казларны Мөслим районында асрыйлар, – диде Кадрия Идрисова.
Татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдыручы күргәзмәләрне кунаклар кызыксынып карады. Биредә каз йоныннан, каз мамыгыннан ясалган эшләнмәләрне күрергә, аларны җитештерү серләрен өйрәнергә мөмкин иде. Каз канатын һәм мамыгын эшкәртү буенча мастер-классларда катнашу мөмкинлеге дә тудырылды. Теләге булганнар каз мае белән каз итеннән пешерелгән ризыклардан авыз итте.
– Мөслимдә зур чара үтәсен социаль челтәрләрдән күреп килдек. Яшьлеккә кайткан кебек булдык. Без кечкенә чакта каз тотмаган гаилә бик сирәк иде. Татарны – казсыз, казны татардан башка күз алдына китереп булмый. Су буенда тилгәннәрдән саклаган каз бәбкәләре бүген дә сары йомгак булып күз алдында тора. Каз өмәсен авылда олылап билгеләп үтәләр иде. Без бала-чагага иң күңеллесе каз мае белән майланган калын тәбикмәкләр һәм каз шулпасы иде. Аларның тәме һаман да авызда саклана кебек, – диде Сарманнан килгән Гөлсинә Шәрифуллина.
Эльмира Тимергалиева үзе ясаган продукция: каз мае, прополис, балавыздан эшләнгән гигиена, косметика чаралары, төрле мазьлар, кремнар тәкъдим итте. Салауз-Мухан мәдәният йорты җитәкчесе авыл уңганнары үргән кәрзиннәр алып килгән иде. Мондый кәрзиннәргә элек каз утыртканнар. Баланлы авыл җирлеге егет-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга адресланган маскировка челтәрләрен үреп күрсәтте.
– Бу чараны без ел да көтеп алабыз. Хәтердә: каз өмәсе үтәсе көнне иртәдән үк йортта бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Казларны елгага алып төшмәгән, яшел чирәмдә каз бәбкәләре сакламаган кеше бар микән?! Иң истә калганы: әби без торуга мичтә кабартмалар пешереп куя, йокыдан торуга тәмле ис борынны кытыклый иде. Галәмәт зур булып пешкән кабартмаларны каз маена мана-мана ашый идек, – ди Нәзилә Бәдретдинова.
Зур чара спорткомплекс территориясендә бәйрәм ярминкәсе белән дәвам итте. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде. Үзебезнең эшмәкәрләр белән бергә күрше-тирә шәһәрләрдән килгән сәүдәгәрләр дә сату итте. Авыл җирлекләре хезмәткәрләре кунакларны мул табыннар белән каршы алды.