Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы

Мөслим сәнгать мәктәбе

Мөслим сәнгать мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Мөслим сәнгать мәктәбе - иң бай тарихлы белем бирү учреждениеләренең берсе. Узган ел ул 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Кайчандыр ике бүлмәле генә агач йортта эшли башлаган музыка мәктәбе ярты гасыр ел эчендә 1 меңгә якын укучыга сәнгать дөньясына юл ачкан

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 17:00, шим-як ял көне

  • Төшке аш тәнәфесе:

    12:00 – 13:00

  • Телефон:
    • 8 (85556) 2-52-63
  • Адресы:

    Мөслим авылы, Хафизов ур., 1 йорт

Мөслим сәнгать мәктәбен тәмамлаган укучылар арасында зур исемнәргә лаек булган сәнгать эшлеклеләре күп. Бүген мәктәптә эшләүче укытучылар коллективының 80% проценты сәнгать мәктәбендә укыган. Сәнгать белән шөгыльләнү бүген яшүсмерләр өчен аеруча файдалы. Дәрестән соң буш вакытын бала, телефон я компьютер түгел, ә уен кораллары, бию станогы, мальберт һәм кул эшләнмәләре артына утырып уздырса, күпкә файдалырак! Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары үсеп килүче буынны әнә шул "интернет" дигән очсыз-кырыйсыз, кайчак берфайдасыз булган дөньядан тартып алучы ролен уйный да инде. Бүген инде биредә 7 юнәлеш буенча (халык уен-корал булеге, театр, фортепиано, хореография бүлеге, тынлы уен-корал бүлеге, җыр сәнгате бүлеге, рәсем) 400гә якын бала сәнгать мәктәбенә йөри. Сәнгать мәктәбе бусагасын атлап кергән һәркемнең җылы, якты атмосферага ис-акылы китә. Биредә аерым бер тормыш гөрли. Кемдер тырыша-тырыша гамма артыннан куа, икенче берсе бормалы көйләр ярдәмендә тавышын "җылыта". Өченче бүлмәгә керсәң, тирләп-пешеп өр-яңа бию хәрәкәтләрен өйрәнүче егет-кызларга тап буласың. Дүртенчесендә исә әле беренче класска гына кергән нәниләр, тып-тын калып, рәсем ясый.