Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты
  • Тасвирлама:

    Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты район культура учакларының төп учреждениясе

  • Эш вакыты:

    дүш-шим 08:00 – 16:00, якш-ял көне

  • Төшке аш тәнәфесе:

    11:00 – 13:00

  • Телефон:
    • 8 (85556) 2-48-86
  • Адресы:

    Мөслим авылы, Пушкин ур., 32 йорт

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында төрле бәйгеләр, күңел ачу программалары, фестивальләр, әдәби-музыкаль кичәләр, очрашулар, концертлар үткәрелә. Алар белән бергә клубка килүчеләргә "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" конкурслары, спектакльләр, шоу-программалар, традицион бәйрәмнәр, викториналар тәкъдим ителә, урам бәйрәмнәре, шулай ук яшьләр өчен тематик дискотекалар уздырыла. Мәдәният йорты район мәдәният учакларының төп учреждениесе булып санала. Башта ул клуб дип аталган. Ул 1959 елда Мөслим авылында халыкка төрле яклап һәм мәдәни хезмәт күрсәтүне оештыру максатында ачылган. 1988 елда клуб мәдәният йорты дип үзгәртелә. Район мәдәният йорты үз эшчәнлеген Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге белән берлектә алып бара. Мөслим районы бай мәдәни потенциалга ия, ул район территориясендә яшәүче барлык халыкларның гармонияле үсеше өчен шартлар тудырырга сәләтле. Штатлы вазифалары: директор, методист, музыкаль бизәлеш буенча мөдир, рәссам-бизәүче, сәнгать җитәкчесе, режиссер, хормейстер, оператор, аккомпаниатор, костюмер бүлмәсе мөдире. Район мәдәният йортында сәнгать һәм үзешчән коллективлар, хореография ансамбльләре, балалар театры, халык театры, вокаль-хор бүлеге, ветераннар клубы уңышлы эшли.