Тәрбиячеләр өчен семинар оештырылган
Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен Түбән Табын мәктәбендә семинар үткәрелгән.
Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында тәрбиячеләр өчен " Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Федераль белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларында ике телле белем бирү" дигән темага семинар уздырылды. Әлеге чараның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар һәм рус телләренә укыту буенча укыту-методик комплектны куллану буенча системалы эшне нәтиҗәле оештыру.
- Мөслим үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасы педагоглары балалар һәм ата-аналар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Тәрбиячеләр өчен «Ике теллелекне тәрбияләүдә милли костюмның серләре» темасына мастер – класс оештырылды. Шулай ук катнашучылар тематик күргәзмә белән таныштылар, балалар чыгышларын карадылар. Семинарда катнашучылар мондый тәҗрибә алмашу бик файдалы дигән нәтиҗәгә килделәр һәм бу юнәлештә уртак эшчәнлекне дәвам итәргә дигән карарга килделәр, - дип язалар мәгариф идарәсеннән.
Фото - мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев