Казан шәһәрендә социаль-педагог һәм психологлар киңәшләште
Мөслим лицее социаль-педагогы һәм психологы Казан шәһәрендә уздырылган семинарда катнаштылар.
15 апрельдә Мөслим лицее социаль-педагогы Гөлнар Латыйпова һәм педагог-психолог Ләйсән Сафина Казан шәһәрендә киңәшмәдә булдылар. Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында «Росток» психологик-педагогик реабилитация һәм коррекция үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы мәгариф системасында балигъ булмаган чит ил гражданнарын адаптацияләү һәм социализацияләү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылды. Очрашуның максаты – педагогик хезмәткәрләрнең һәм белгечләрнең белем бирү оешмаларында балигъ булмаган чит ил гражданнарына адаптация чорында психологик-педагогик ярдәм күрсәтү.
Фото – мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев