Рус Шуган мәктәбенә музей-мемориаль мөдире килде
Рус Шуган мәктәбенә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Александр Александров килде.
"Александр Александрович укучыларга һәм укытучыларга Кызыл Армиянең барлыкка килүе һәм Бөек Ватан сугышы башланганчы хәрби форманың тарихы турында лекция укыды. Кунак үзе белән корал, формалы кием, хәрби амуниция күргәзмәсе дә алып килгән иде. Чарадан соң Александр Александров мәктәпнең музей комплексы белән танышты", - дип хәбәр итәләр Рус Шуган мәктәбеннән.
Фото - Рус Шуган мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев