«Ләйсән» балалар бакчасында районкүләм семинар
Мөслим үзәгендәге «Ләйсән» балалар бакчасында район күләмендә тәрбиячеләр һәм педагоглар өчен семинар оештырылды.
Мәгариф идарәсе планы нигезендә "Ләйсән" Мөслим балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү» темасына район семинары узды.
- Семинар барышында «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр проект эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Практик өлешендә семинарда катнашучылар патриотик тәрбия буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Өлкән тәрбияче Гөлназ Абдреева патриотик экспресс тренингын үткәрде. Тренингта тәрбиячеләр һәм педагоглар үзләренең яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Чара ахырында махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар яздылар. Хатларда сугышчыларга карата җылы сүзләр һәм алар белән горурлану чагылыш тапты. Солдатларга барлык сынауларны лаеклы үтеп, исән-сау өйгә әйләнеп кайтуларын теләделәр. Семинар уңай атмосферада узды, тәрбиячеләр бер-берсенә иҗади уңышлар теләделәр, - дип язалар мәгариф идарәсеннән.
Фото - мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев