Бәйге – һөнәр тантанасы
«Ел укытучысы» бәйгесенең муниципаль этабы төгәлләнде
“Ел укытучысы” – мөгаллимнәр өчен ел саен үткәрелә торган һөнәр бәйгесе. Бәйге анда катнашкан һәр укытучы өчен үзе укыткан мәктәптә башланып китсә, муниципаль этап таныш булмаган аудиториядә – район үзәге мәктәпләрендә оештырыла. Әлеге этапта җиңү яулаган мөгаллимнәр конкурсның зона этабына үтә. Бу шартлар үз эшенә чын мәгънәсендә бирелгән, алдынгы педагогик карашлы, белем бирүдә инновацион технологияләрдән файдаланып, укучыларга төпле белем һәм тәрбия бирүче тәҗрибәле укытучыларны ачыклау гына түгел, һөнәр юлыннан әле беренче адымнарын гына ясаучы, әмма инде алдынгы фикерләүче, педагогика казанышларын кыю файдаланучы, яңалыктан курыкмаучы, мәктәп балаларын яратырга һәм яраттырырга өлгергән яшь педагогларның иҗади мөмкинлекләрен ачыклау өчен тудырыла.
Быел бәйгедә район мәктәпләреннән 21 мөгаллим катнашты. Күбесе – зур белем һәм тәҗрибә багажы булган укытучылар. “Ел укытучысы” конкурсында беренче тапкыр катнашулары түгел. Методика катлаулана, белем һәм тәрбия бирү процессы инновацияләргә байый барган заманда һәр бәйге һөнәрдә шәхси казанышларны системалаштыру, аларны коллегаларыңа җиткерү алымнарын камилләштерү өчен зур бер сынау да булып тора. Шунлыктан, вакыт белән исәпләшмичә, зур әзерлек, чыдамлык, төгәллек һәм дисциплина да таләп итә.
Быелгы бәйгедә укытучылар 25 минутлык ачык дәрес күрсәтте, үз дәресенә анализ ясады, жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирде, һөнәрдәшләре өчен мастер-класс үткәрде. Дәресләр өчен быел “Белем белән тәрбияләргә” методик девизы сайлап алынган. Бу дөрес тә. Хәзер белем бирү түгел, аны алырга өйрәтү актуаль. Ә бу исә тәрбиягә барып тоташа. Үздисциплинасы булган, үз эшчәнлеген контрольдә тота, аңа үзе бәя биргән бала гына даими үсә, көн саен яңарып торган белемнәрне үзлегеннән үзләштерергә сәләтле була. Мөгаллимнәр биргән дәресләрдә дә шушы аспект кызыл җеп булып ятарга тиеш иде.
Мөслим гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Латыйпованың 35 елга якын эш стажы бар. Мондый һөнәр бәйгесендә өченче тапкыр катнашуы.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 13 декабрь саныннан укыгыз.
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев