Җәлилдә идеяләр фестивале узды
Мөслим лицеенын татар теле укытучылары Җәлил бистәсендә тәҗрибә уртаклашып кайттылар.
Сарман районы Җәлил бистәсенең икенче санлы урта мәктәбендә "Балаларны милли-мәдәни гореф-гадәтләр үрнәгендә тәрбияләү" исемле педагогик идеяләр фестивале узды.
- Әлеге чарада Мөслим лицеенын туган (татар) теле укытучылары Чулпан Ситдыйкова һәм Эльвера Ситдыйкова катнашты. Милли тәрбия буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашып чыгыш ясадылар. Фестиваль кысаларында ачык дәресләр, мастер -класслар оештырылды, - дип язалар Мөслим лицееннан.
Фотолар - Мөслим лицееннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев