Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр тормышы

Яңа программага старт бирелде

Python телендә программалаштыру буенча укыту курслары эшли башлаячак.

“Мизгел” яшьләр үзәге әледән-әле яңа программалар белән эшләүгә игътибар бирә, идеяләрне тормышка ашыра. Бүген яшьләр үзәгендә тагын бер яңа программага старт бирелде. Яшьләр үзәге базасында бүгеннән башлап Python телендә программалаштыру буенча укыту курслары эшли башлаячак.

Әлеге курслар яшьләр үзәге базасында оештырыла һәм Урбан университеты хезмәткәрләре ярдәмендә үткәреләчәк. Чараның тантаналы ачылышында укучылар, аларның әти-әниләре катнашты. Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина сәламләде.

Алар курсларның нәтиҗәле һәм кызыклы булуын теләделәр. Әлеге яңа булган юнәлеш район башлыгы Альберт Хуҗин тәкъдиме белән үткәрелә. Чараның икенче өлешендә Урбан университеты вәкилләре чыгыш ясады. Алар курсларның программасы һәм укыту барышында биреләчәк күнекмәләр белән таныштырдылар.

Фәридә Гайнетдинова репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев