Бәхет – туган җирдә
Олы Чакмак мәктәбе үзенә яшь кадрлар әзерли.
Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Инзилә Шакирова белән беренче тапкыр Иннополис шәһәрендә 2018 елда үткән укытучылар форумында танышкан идем. Яңа гына уку йортын тәмамлап, мәктәпкә эшкә кайткан мөгаллимнәр биредә укытучы һөнәренә багышлау үтте. 200дән артык яшь белгеч бердәм рәвештә үз укучыларына үрнәк булырга, гомер буена белемнәрен баетып, үз эшенең остасына әверелергә ант итте. Бу тантанадан бик тәэсирләнеп кайткан иде Инзилә ул вакытта.
Инзилә Шакирова – Олы Чакмак авылы кызы. Әнисе Луиза ханым – хастаханәдә шәфкать туташы, әтисе Расил абый шофер булып эшли.
Нәселдә укытучылар булса да, якын туганнары бу һөнәрдән ерак. Мәктәптә укыганда да юрист буласы килә Инзиләнең. Шулай да, тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, сыйныфташы, туганы Айгөл белән бергә педагогия көллиятенә укырга керә. Башлангыч сыйныфлар укытучысы булып чыгачак алар. Туганнары да шунда яшәгәнгәме, әллә авыл кебек җыйнак, тыныч һәм яшел шәһәр булгангамы, Түбән Кама шәһәре үзенә җәлеп итә кызларны. Азаккы курста укыганда, үзе укыган мәктәптә бер ай педагогик практика үтә Инзилә. Бик ошый аңа балалар белән белем дөньясында “казыну”. Үзе укыган мәктәпкә эшкә кайту теләге дә нәкъ шул вакытта ныгып кала. Көллиятне тәмамлагач, эшкә урнашу мәсьәләсе дә уңай хәл ителә: кызны “бишкуллап” алалар мәктәпкә. Чөнки беләләр: Инзилә – үз дигәненә ирешә, авырлыклардан курыкмый торган, тәвәккәл, шул ук вакытта ышанычлы да кыз. Мондый кешеләр белән гадәттә “разведкага барырга була”, диләр.
Кайту белән беренче сыйныф укучыларын ышанып тапшыралар аңа. Үзен укыткан укытучылары янәшәдә, һәрвакыт ярдәмгә әзер. Нәкъ менә шул нәрсә кызда үз-үзенә ышаныч булдыруга ярдәм итә дә инде. Остазы Нурсинә Шакирҗановага бүген дә чиксез рәхмәтле Инзилә Расиловна. Белемле булып кайту бер нәрсә, эшли башлагач, аңлап бетереп булмый торган әллә нинди педагогик ситуацияләр килеп чыга. Аларны дөрес хәл итү юлын бары тик серләр сы- ярлык остаз гына күрсәтә ала шул.
Бер ай эчендә һөнәр сайлауда ялгышмавын аңлаган мөгаллимә һичшиксез югары белем алу кирәгенә инана. Эшли башлаган елында ук Алабуга дәүләт педагогика университетының филология факультетына читтән торып укырга керә. Хәзерге көндә ул – бишенче курс шәкерте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алачак. Әмма Инзилә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып калырга тели.
Һәр укучысының холык- фигылен, гадәтләрен, сәләт- күнекмәләрен белеп өлгергән. Һәрберсе турында шәхес итеп сөйләп бирә ала. Мәктәп, укучылар турында сәгатьләр буе сөйләшеп утырырга әзер ул. Беренче сыйныфта алган укучылары инде бишенче сыйныфта укый. Башлангыч сыйныф укытучысы өчен алар – оясын ташлап чыккан кош балалары.
– Тәнәфес саен бишенчеләр укытучы апалары янында, сырып алалар үзен. Сөйләр сүзләре һич бетми. Шаян- шук беренчеләре, тиктормас өченчеләре булса да (ике сыйныфта берьюлы укыта икән быел), чыгарган сыйныфындагы һәр баланы сабырлык белән тыңлый, күңелләренә ачкыч таба. Балаларны ихластан ярата белә Инзиләбез! Үз эшенә бик тә җитди карый торган, намуслы, тыңлаучан, яңалыктан курыкмаучы, булсынга эшли торган педагог ул безнең. Яшь укытучы өчен иң кирәкле сыйфатлар да – шулар. Мондый укытучылар белән эшләү рәхәт, – ди директор урынбасары Инзилә Әюпова.
Әти-әниләр белән дә килешеп, уртак фикергә килеп эшли белә. “Дүрт ел эчендә алардан бер зар да ишетмәдек”, – диләр коллективта. Ике елдан соң ук профсоюз эшләрен ышанып тапшырганнар үзенә. Һәрберсен якларлык көч барына инанганнар, җаваплы вазифаны алып барырлык оештыру сәләте барлыгын күреп алганнар, димәк. Өлкән яшьтәге, тәҗрибәле укытучылар таяныч булса, яшь белгечләр коллективка һәрвакыт яңа көч, дәрт, энергия алып килә. Эшкә дәрт яшьләргә өлкәннәр дә иярергә тырыша. Ташкын булып яңалык алып килүче нәкъ менә шундый кадрлар кирәк хәзер мәктәпләргә.
Бертуктаусыз эзләнүдә, белем эстәүдә, максатчан тырыш хезмәттә булган кешеләр уңышка ирешергә сәләтле. Һөнәр бәйгеләре – шундый хезмәтнең нәтиҗәсен күрсәтүче тәҗрибә мәктәбе. Алар педагогтан өстәмә вакыт таба белүне, үздисциплина, эшеңне аңлап, башкаларга аңлатырлык итеп оештыра, системага сала белүне дә таләп итә. Инзилә Расиловна эшли башлауның икенче елында ук шундый һөнәр бәйгесендә – “Ел укытучысы” конкурсында катнаша, “Педагогик дебют” номинациясендә район буенча җиңү яулап, зона турында чыгыш ясый. Быел исә тәҗрибәле мөгаллимнәр белән көч сынашырга уйлый.
– Конкурста катнашырга үзем теләк белдердем. Башкаларның тәҗрибәсен өйрәнәсем, яңалык, алга таба үсәр өчен мөмкинлекләр киңлеген күрәсем килә, – ди яшь педагог.
Узган ел сөйгәне Рәзил белән гаилә корганнар. Кредитка бераз акча юнәлтеп, Олы Чакмакта йорт сатып алганнар. Хәзер аны төзәтү, матурлау белән мәшгуль яшь гаилә. Рәзил – тумышы белән Җәлил бистәсеннән. Эре агрофирмада механизатор булып эшли. Олы Чакмак авылын ул да үз иткән. “Ире белән пар килгәннәр. Икесе дә тырыш, эшчән, уңганнар. Үрнәк булырлык гаилә. Күз генә тимәсен”, – диләр авылдашлары.
– Үз өемдә үз көем белән яшәү – күптәнге хыялым, ишегалдын гөлбакча итәсе килә, – дип, серләре белән бүлешә Инзилә. Тынычлыкта табигать тавышларын тыңларга, ире белән балыкка йөрергә ярата икән. Буш вакытында компьютерда укучылары, әти- әниләр өчен кызыклы ресурслар ясый, сайт төзергә өйрәнә. Соңгы вакытта тафтинг дип аталучы кул эше белән кызыксына башлаган. Хатын-кыз буларак, иң зур хыялы – әлбәттә, әни булу.
Бәхетен туган җирендә тапкан, тормышын изге эшкә – балаларга белем бирүгә багышлаган Инзиләнең хыяллары, һичшиксез, чынга ашар, хезмәт юлы башында биргән укытучы антына тугры калыр дип ышанам.
Фото - И.Шакированың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев