Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Хатлар укыганда

Музей экспонатлары үткән белән бүгенгене бәйли

Мәктәбенең тарихын белмәгән авылның киләчәге өметсез, диләр. Киләчәк буынга мәктәп тарихын өйрәнү өчен материал туплау бик мөһим.

Тойгелде авылында эшләгәндә үк укытучы-тәрбиячеләр башлаган эшне, Түбән Табын авылына күчкәч, укытучы-дефектолог Гөлия Садертдинова дәвам итте. Укытучы-тәрбиячеләр, укучылар, мәктәп җыештыручылар туган авылларыннан, өйләреннән төрле әйберләр алып килделәр. Нәтиҗәдә бүгенге көндә музеебызда 186дан артык экспонат җыелды. Алар – халкыбызның XIX-XX гасырларда кулланылган әйберләре. Экспонатлар төрле темалар буенча бүленде. Музеебызда татар өе почмагы, мәктәп тарихы, хәрби дан почмагы, милли киемнәр һәм чигүләр, эш кораллары һәм көнкүреш кирәк-яраклары бүлекләре булдырылды.
Музейдагы экспонатларны кулланып, укытучы-тәрбиячеләр дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар үткәрә.

Дамира Гыйләҗева, Түбән Табын интернат- мәктәбе директорының урынбасары.

Илмира Гәрәева фотолары

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел, 12 апрель санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев