Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Урланган балачак

Бөек Ватан сугышы башланганда миңа – 5 яшь, энемә 2 яшь була. Әтием Мөбәрәкҗан һәм аның дүрт абыйсы сугышка китә. Дөнья карт-коры һәм бала-чага кулына кала.

Әнкәйләр көне-төне эштә булды. Мичкә ягып китә алсалар, мич башында утыра идек. Мич ягылмыйча, туңып утырган чаклар да булды. Берсендә энем мич башыннан егылып төште. Мич башына һич менгереп булмый бит үзен! Тәрәзәләр бозланып катты, ишекләр бикле. Кичкә кадәр идәндә утырдык. Әнкәй кич кенә кайтты, тик аны шунда ук авыл советына алып киттеләр. Әни аннан төнлә генә елап кайтты: заемга яздырганнар. Мичкә дә яга алмады, чөнки мичкә ягу өчен салам булмады (амбар алдында ашлык сугалар иде, мичкә ягарга саламны әни шуннан алып кайта иде). 

Сугыш чорында тормыш елдан-ел авырлашты. Бәрәңге күзәнәген алып, аны көлгә салып куябыз, ә яз көне утыртабыз. Бөтен ризыгыбыз – бәрәңге! Яз көне көннәр җылынгач, җиңелрәк тоела иде, чөнки үлән ашарга була. Кукы, кәҗә сакалы, ат кузгалагы җыябыз. Бик авыр булса да, сыер һәм ике сарык асрадык, шуңа бик интекмәдек. Авылга бер сепарат бар иде, ул төне буе сөт аерта. Аңа иртүк барып чират ала идек. Атнага бер көн май язалар, аның безгә әйрәне генә кала иде. Май нәрәткә китә, әле тагын сепарат өчен дә түләү алалар иде. 

Арыш урагына төштеләр. Көннәр бик кызу. Әнкәем Газизә апа белән арыш башы уганнар. Боларның каршыларына колхоз рәисе Латыйпов абый белән авыл советы рәисе Мулләхмәт абый килеп чыккан. Әнкәй белән Газизә апаны кәнсәгә алып киттеләр. Мин уйнап йөргәндә күреп калдым. Йөгереп кайттым да өйдә булган ипине җыештырып яшереп куйдым. Самовар эчендә әзрәк бөртек калган. Тикшерүчеләр килеп бөтен җирне актарып чыкты. Авыл советы рәисе: “Акт язабыз, судка бирәбез”, – ди. Әнкәй белән идәнгә ятып еладык. Латыйпов абый: “Судка бирмибез. Ике баласы бар, ире сугышта”, – диде. Мин аңа бик рәхмәтле! 

Тормыш сугыштан соң да җиңеләймәде. Амбар алдында ашлыкны чиләккә салып асылмалы гер белән үлчәгән истә. Безнең өчен бик авыр хезмәт иде. Көч җитми, эчләр суырыла. 

Берсендә өйгә кайтып барганда прокурор Закиров абый очрады. Арба төбендә әзрәк бодай бар иде. Күрде. “Куырып ашарга”, – дигән булдым. “Ярар, ярып, ботка пешереп аша”, – диде дә китеп барды. Читтән килгән кешеләр миһербанлы булды, үзебезнең авыл кешеләре генә, җидешәр баланы ятим итеп, аналарын төрмәгә утыртты. 

Безнең мәктәпкә Чуракай авылыннан Сәрвәров дигән кеше директор булып килгән иде. Шул кеше эштән кайтучы хатын-кызларны тентеп, арыш башларын алып кала иде. Кайберәүләрне төрмәгә дә утыртты. Ишегалларын таяк белән актара иде. Соңыннан үзен дә алып киттеләр. 

1943 елның апрелендә әт-кәем ике таякка таянып сугыштан кайтты. Май аенда авылга военком Тукбаев белән табиблар килде. Мәктәптән хастаханә ясап, анда чирле балаларны кертеп яткырдылар. Комиссия каравына әткәйне дә чакырдылар. Гарипләнеп кайткан кешеләрне янәдән сугышка җибәрергә булалар. Әткәем дә китәргә тиеш булды. Икенче көнне Пучыга киттек. Анда урам тулы халык: кайсы җырлый, кайсы елый. Безнең бәхеткә, Казан комиссиясе әткәйне һәм тагын өч кешене кире кайтарды. 

Әхмәтһади абый белән Мостафа абый икесе дә сугышта һәлак булды. Вагыйз абый сугыштан кайтып, 47 яшендә вафат булды. Сәетзадә абый 48 яшендә сугышта алган яралары аркасында мәңгелеккә күзләрен йомды. Әткәем 50 яшенә кадәр яшәде. 

Мөҗәһидан Мортазин.

Исәнсеф авылы.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МойГеройМояСемья