Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Театр артистлары кунак булды

Якташларыбыз мөслимлеләрне һөнәр үзенчәлекләре белән таныштырды

Очрашу район мәгариф идарәсе игълан иткән “Тел күрке – сүз” районкүләм проекты кысаларында узды. Кунаклар авылдашларыбыз – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Артём Пискунов белән аның тормыш иптәше Резеда Сәләхова иде. Чарада ра-йон мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Усы мәктәбе укучылары һәм мөгаллимнәре, Артемның әти-әнисе, авылдашлар катнашты.

Мөслим төбәге талантларга бай. Сәнгатьнең кайсы гына төрен алма, һәрберсендә, шул исәптән театр сәнгатендә дә мөслимлеләр якты эз калдыра. К.Тинчурин театры артисты Артём Пискуновның Усы егете булуы – авылыбыз өчен горурлык.

Кунакларны алкышлар астында сәхнә түренә чакырдык. Үзешчән җырчы Наилә Демидова җыр бүләк итте. Усы мәктәбе укучылары Резеда һәм Артём Пискуновларның тормышы, иҗат юлы белән таныштырдылар.

Сөмбел Григорьева фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев