Сугыш хатын-кыз йөзле түгел
Кызганыч, тарих моның киресен исбатлый шул.
Белорус язучысы Алесс Адамович “Түбәләр астындагы сугыш” (“Война под крышами”) романын “Сугышның нигезе – хатын кыз йөзле түгел” дип башлый. Ләкин әсәрендә бу фикернең киресен исбатлый.
Безнең буын, 60-80нче елгы балалар, “бабай”, “бабакай” сүзләрен әйтүдән мәхрүм булды. Үзем дә, бергә үскән иптәш кызларым да, кечкенә вакытта, дөньяны онытып уйнаган җирдән туктап калып: “Әбидән эләгәчәк”, – дип, өйгә кайту ягын карый идек. Бабайлар сугыш кырында ятып калган иде.
Әтиебезнең әтисе Морзахан Морзабаев Беренче бөтендөнья сугышыннан бер күзе яраланып, тиф белән чирләп кайткан. Шул чирләре аны без туганчы ук бу дөньядан алып киткән иде.
Тол калган әбиебез Фатыйма Морзабаева, безнең белән бергә гомер итеп, 95 яшендә бакыйлыкка күчте.
Фатыйма әбиебез ике улын Бөек Ватан сугышына озата. Бәхетенә, беренче улы исән-имин әйләнеп кайта, орден-медальләр белән бүләкләнә. Кызганычка каршы, икенче улын югалту ачысын кичерергә туры килә. Кайгы-хәсрәткә, тормыш авырлыкларына бирешмәде әбиебез, безне эшкә өйрәтте. Әти-әниебез колхоз эшендә булганлыктан, хуҗалыктагы бик күп эшләрне булдыра алганча эшли иде.
Әбиебез сугыш вакытындагы авырлыкларның хатын-кызлар, картлар, балалар җилкәсенә төшүен сөйли иде. Кызы Канифә күргән михнәтләрне күз яшьләрсез искә ала алмады. 16 яшьлек апабызны урман кисәргә алып киткәннәр. Ачлыкка, суыкка түзәргә, авыр бүрәнәләр күтәрергә көче җитмәгәнлектән, Канифә качып кайтырга була. Аның юлында бүреләр очравын, аннары суд каршына бастыруларын әрнеп искә ала иде әбиебез.
Икенче әбиебез – әниебезнең әнисе Татлыбикә Шамукаеваның сугыш аркасында күргәннәрен роман итеп язарлык. Олы улы Тимеркәй, Бөек Ватан сугышы башлангач, илне сакларга китә. Иренә – бабабыз Кормәкәй Шамукаевка “Пеледыш” колхозы рәисе буларак, бронь бирелә. Шуңа карамастан, 1943 елда ул үзе теләп сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Әбиебез алты бала белән тол кала. Ярый әле улы исән-имин кайта.
Әниебез – гаиләдә дүртенче бала. Абыйлары, әнисе көне-төне эштә булганга, җиде яшьлек кызга ике сеңлесенә күз-колак булырга, тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә. Әнисе әзерләгән ризыкның да күбрәге сеңелләренә бүленә.
Әбиебез Татлыбикәнең сугыш чоры һәм аннан соңгы еллар авырлыгыннан күзләре күрми башлады. Соңгы 25 елын ул балалары, оныклары тәрбиясендә дөм сукыр булып яшәде. Гомере буе иренә тугры булып, аның кайтачагына өметләнде.
Авылыбызның ике хатын-кызы сугыш белән күзгә-күз очрашкан. Джемма Якупова, Камал Изибаева Бөек Ватан сугышы вакытында госпитальләрдә хезмәт иткәннәр. Мәктәп музеенда аларның шәхси документлары саклана.
XXI гасырда яшәсәк тә, хәрби хәрәкәтләрнең туктаганы юк. Хатын-кызлар һаман да – ир-атлар белән бергә алгы сафта. Ә өйдәге хатын-кызлар ирләренең, балаларының исән-имин кайтачагына ышанып, сабыр гына тормыш итә. Кадерле кешеләрен югалтканнары яшәүгә өметен сүндермичә сабырлык белән алга атлый, үсеп килүче яшь буынның киләчәге матур булсын, дип тели.
Зинаида Мандиярова.
Мари Бүләр авылы.
Фото – З. Мандиярованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев