Рәхмәт сезгә, мөслимлеләр!
Мөслим халык театры, ерак юлны якынайтып, Оренбург татарларының күңелләрен җылытып китте.
Сәхрә дала яулар өчен килгән икән мөслимлеләр.
Фәйзиләрнең ак пәрдәсе ачылган, ди – керсеннәр!
Тез чүкмәгән кыюларның барлыкларын күрсеннәр!
Дәрдемәнднең, Мәдинәнең оныклары, дисеннәр!
Төркиләргә илаһи көч, бер йотым су бирсеннәр...
Сәхрә дала туганына килгән икән мөслимлеләр.
Нур Хөсәенов.
Мөслим театрының репертуары белән алдан ук танышып чыктым. Театр бөек классикларыбызның татар тормышына кагылышлы әсәрләрен сәхнәләштергән. Үтә төпле һәм уйландыра торган сәхнә әсәрләре! Мөслимлеләр моның белән, әлбәттә, горурлана. Әлеге спектакльләр белән Рәсәйнең чит өлкәләрен гизеп йөрү – зур дәрәҗә!
Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ен тәкъдим итүләре дә уңышлы булды. Театр бит ул, гомумән, адәми затны кешелеккә кайтара торган сәер көч. Гади халыкның арка терәге. Театрның миллилекне саклауга керткән өлеше, һичшиксез, бәяләп бетергесез зур. Театрның эмоцияләрне бирү дәрәҗәсе дә югары. Миңа калса, ул тамашачыларны шуның белән магнит сыман үзенә тарта да. Артистларны яңадан күрәсе килә!
Артистларның яхшы уйнавына өлеш керткән күз карашы, репликаларының әйтелеше, урынлы юмор, сәер өс киемнәре бербөтен булып тупланган йомгакка тиң. Тамашачыларның әлеге могҗизаны югалтасылары килми. Шушы хисләр җәмәгатьчелектә бәхәсләр тудыра, уйлар ташкынына чумдыра. Шул ук вакытта театр үзе дә артистларына зур өметләр баглый, уңыш көтә. Һәр чыгыш ныклы әзерлек, зур хезмәт, дулкынланулар белән үрелеп бара. Театр җитәкчеләренең бер-берсе белән сәхнә алыштыру, төрле спектакльләр карау мөмкинлеген тудыру халык өчен дә зур роль уйный. Мондый алымнар артистларның кирәклеген, көчле булуын исбатлый.
“Зәңгәр шәл”дәге кыю Заһира образы хатын-кызларның, әби-әниләрнең дәрәҗәсен күтәрә. Яманлыкка, вәхшилеккә аяк терәп каршы торучы татар анасы бер дә чигенмәс төсле тоела. Заһира ролен Эльвира Гәрәева бик матур башкарды. Минем Хөсниҗиһан әбием, ат арбасына басып, дилбегә тотып, авыл буйлап тузан туздырып үтә торган булган!
Кара урман эчендә качкыннарның сөйләшү эпизоды да үтемле. Ир-егетләр тормышта катлаулы мәсьәләләр хәл итә: мал табу, гаиләне саклау, туган ил турында кайгырту. Ат карагы образы күңелемә хуш килде. Миңнегали образын Марат Вәлиев бик яхшы башкарды. Аның сүзләре атка дан җырлауга тиң булды. Йорт хайваны хуҗасы белән бергә төрле авырлыклар кичергән.
Сугыш вакытында да атлар халыкка ярдәмче булган. Атларны алтын дәрәҗәсенә күтәргән ат карагы образын тудырган Марат әфәндегә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Балачак хисләрен, атлар саклаган мизгелләрне, сабантуйдагы ат чабышларын искә төшердегез. Афәрин!
Мөслим артистлары җырларга да, телгә дә, уен-көлкегә дә оста. Яңа агымнар, яңа театраль тенденцияләр барлыкка килгәндә дә алар миллилекне югалтмаячак. Сезнең үзегезгә генә хас “халыкчан почерк”ларыгыз бар. Театрның җитәкчесе Синара Яббаровага, Илшат Галиевка, Индира Тимкинага, Сөмбел Бәдертдиновага, Оренбург сәхнәсенә Мөслим халык театрын алып килүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Киләсе очрашуларга кадәр!
Нур Хөсәенов, Оренбур.
Мөслим халык театры “Зәңгәр шәл” спектакле белән театр коллективларының “Идел-йорт” регионара фестиваль-конкурсында гран-прига лаек булды.
Р.Закиев фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев