Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Музыканы аңларга өйрәтүче

Гөлнур Фәхретдинова җыр-моңга мәхәббәт тәрбияли

Кеше гомер буе музыка белән бергә атлый. Бигрәк тә балачакта алган музыкаль тәэсирләр нык истә кала. Мөслим гимназиясенең музыка укытучысы Гөлнур Фәхретдинова 40 ел гомерен балаларга музыкаль тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган.

Ул 1964 елда Мөслим авылында җыр-моңга гашыйк Әзһәм абый һәм Гыйльменур апа гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. “Әтием бик моңлы итеп, бөтен мелизмнарын җиренә җиткереп, татар халык җырларын башкара иде. Грампластинкада мәшһүр җырчылар Габдулла Рәхимкулов, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров язмаларын тыңлый идек,” – дип искә ала балачагын Гөлнур Әзһәмовна. Җыр-моңга һәвәслеген күреп, 3 класста укыганда аны музыка мәктәбенең баян классына укырга бирәләр. Ул анда биш ел  А. Овчинникова классында белем ала. Музыкага мәхәббәте аны, 8 сыйныфны тәмамлагач, Лениногорск педагогия училищесының музыка бүлегенә алып килә. 1984 елда аны тәмамлап, музыка укытучысы булып Түбән Табын урта мәктәбенә эшкә килә. Югары белем алу өчен Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетына читтән торып укырга керә.

Яшь, чибәр, өздереп баянда уйнаучы кыз бик тиз балалар күңелен яулый. Музыка дәресләрен алып бару белән беррәттән, мәктәп базасында Мөслим музыка мәктәбенең филиалын ачып, балаларны баянда уйнарга өйрәтә. Җырлау сәләте булган балаларны туплап, вокаль ансамбль оештыра. Кичләрен авыл клубында сәләтле яшьләр белән эшләргә дә җитешә. Район смотр концертына 30-40 кешелек ике тавышлы хор оештыра.

Гомерлек ярын да шушы җирлектә очрата Гөлнур Фәхретдинова. Тегермәнлек авылы егете Илшат белән гаилә коралар. Яшь гаилә Мөслимгә күченеп килгәч, Гөлнур ханым яраткан эшен урта мәктәптә дәвам итә. Район үзәгендәге музыка мәктәбендә дә эшли, анда беренчеләрдән булып хор дәресләре алып бара башлый. Балалар белән ике тавышлы хор, җырлы-биюле фольклор ансамбле оештыра. 11 ел буе район музыка укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе вазифаларын башкара. Семинарларда үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша, бик күп ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтә. Аның дәресләре методик яктан төгәл, фәнни, иҗади якын килеп оештырылуы белән укытучылар өчен үрнәк булып тора. Чын музыка дәресенең нинди булуын күрәсе килүчеләргә Гөлнур Әзһәмовна дәресләрен карарга кирәк. Укучыларны классик музыканы тыңлый белү һәм анализлау, чиста интонация белән җырларга өйрәтү, музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү өчен бөтен көчен биреп эшли ул.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 8 ноябрь саныннан укыгыз.

Фото – Гөлнур Фәхретдинованың шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев