Мөслимлеләр – өченче урында
Интернетта “Әдәби марафон” сайты барлыкка килгәч, төрле фикерләр яңгырады. Бүген исә әдәби марафонның татар телен бөтен дөньяга танытуы, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне барлавы, алар белән иркен аралашу мөмкинлеген булдыруын күпләр аңлады. Алай гына да түгел, милләтебезнең укымышлы, зыялы асыл балалары берләшмәсе дә әле ул. Киләчәк буынга тарихыбызны җиткерүче язучыларга рухи көч бирү, аларны таныту, саклау, яклау чарасы да.
Яшәү дәверендә кешелекнең үткәне белән киләчәген төрле формаларда тапшырылган язмалар бәйләп тора. Китапханәләрдәге китапларны гына түгел, киләчәк буын кызыксынырлык итеп тапшыру ысулларын да барларга тиешбез. Әдәби марафон чынбарлыгы белән көчле. Анда ялган документлар куеп, алдашып, күз буяп булмый. Елга дүрт тапкыр 21 көн буе китап укып, күңелеңә хуш килгән берничә җөмләне яисә фикерне интернеттагы үз аккаунтыңа куеп барасы. Бу проектка Италия, Үзбәкстан кебек чит илләрдән дә, Россиянең төрле өлкәләреннән дә бик күп милләттәшләребез кушылдылар. Татарстанның гади бер татар авылында гомер итеп, русча дөрес итеп сөйләшә дә белмичә, бер әсәр дә укып карамавы, өендә бер китап та булмавы белән мактанып яшәүчеләр шактый. Мөслимгә чиктәш Башкортостан республикасы районнарыннан килгән марафончылар милли татар киемнәреннән сәхнә тутырып чыгып баскач, милләтебез өчен горурлык хисләрен аңлатып бетерерлек булмады. Нинди көчле халык икән без!
Без мөслимлеләр дә сынатмадык. Казанның Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында үткән XXIX әдәби марафон финалына 93 кеше уздык. Шуларның сигезе – мәктәп укучылары, ундүрт кеше – 40 яшькә кадәрге, 40 яшьтән зуррак 71 китап укучы катнашты. Яшьләрнең, балаларның марафонга тартылуы – икеләтә куаныч, билгеле. Әйдаманыбыз Роза Маракинаның тынгысызлыгы, тырышлыгы белән марафонда Татарстанда өченче урынны алдык. Җитәкчебез “Көмеш әйдаман” статусына ия булды. Республика районнары белән чагыштырганда, бу – бик яхшы күрсәткеч. Мәгариф һәм фән, мәдәният, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыклары вәкилләре, күренекле шагыйрьләр, язучылар, артистлар каршында районыбыз данын тагын да күтәрдек, таныттык. Бу исә җирлегебезнең зыялы, укымышлы кешеләргә бай булуын дәлилли.
Чит җирләргә чыгып аралашу өчен башка телләрне яхшы белү мөһимрәктер, ләкин үз илен яратмаган, туган телен сакламаган, гаилә кануннарын ныгытмаган кешеләрне кем генә хөрмәт итәр икән?! Асылыңнан ерак китеп булмый ул. Нәселебезне кадерләп, телебезне саклап яшик! Әдәби марафон проекты авторы, татар зыялысы Раил Гатауллин милләтебезне бар дөньяга танытып, иң күп китап укучылары булган күп кулланылучы тел буларак, татар телен Гиннесның рекордлар китабына кертүне максат итеп куйган. Бу изге максатка без дә үз өлешне кертергә тиешбез. Киләсе марафоннарда барлык китапханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, гаиләләр марафонга кушылып, әйдаманнар саны артыр дип ышанасы килә. Саба районыннан әдәби марафонда 500 бала катнашты. Бездә дә бар ул өметле яшьләр! Остазларның үрнәк күрсәтүе генә кирәк. Без бергә, без бердәм, без – бер гаилә!
Миләүшә Гәрәева.
Иске Карамалы авылы.
Фото – "Мөслим марафончылары" төркеменнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев