Гел уемда, һаман уемда
Якташыбыз – шагыйрь Зөлфәт сүзләренә З. Гыйбадуллин иҗат иткән “Сагынуга дәва юк икән” җырын ничә тыңласам да, күңелдә хисләр бураны ташый, балачак, мәктәп еллары искә төшә. Мине генә түгел, Тат. Бүләр, Яңа Сәет, Исәнсеф, Иске Сәеттән чыккан бер якташымны да битараф калдырмыйдыр бу җыр.
Бу җыр тулы бер буынның гомерен, шушы чордагы вакыйгалар, данлыклы “Урожай” колхозының гөрләп торган чагын, атаклы колхоз рәисе Мирхаҗиан Сәлахов, аннан соң эшләгән Зөфәр Солтанов, легендар Тимершәех Фазуллин (урыннары оҗмахта булсын!) кебек шәхесләрне искә төшерә кебек. Әлеге шәхесләр белән иңгә-иңне куеп хезмәт куйган, “Урожай” колхозының баш зоотехнигы булып эшләгән әтием – “Татарстанның атказанган зоотехнигы” исеменә лаек булган Фердинанд Мансуров та бөтен гомерен җаваплы хезмәткә багышлаган, гади тракторчыдан миллионер колхозның баш зоотехнигы дәрәҗәсенә күтәрелгән.
Безнең гаиләдә атларга бәйле җылы хатирәләр саклана. “Урожай”ның данлыклы юртак-чабышкыларын, Тат. Бүләрнең Казан, Самара, Мәскәү ипподромнары белән хезмәттәшлек иткән ат заводын күпләр хәтерлидер. Колхозга нинди генә кунак килсә дә, горурланып күрсәтерлек иде бу урын! Халык телендә “конюшня” дип йөртелсә дә, анда тәрбияләнүче атларның бәясе заманында “Волга” машинасыннан да кыйбатрак иде. Күпме малайлар әлеге ярсу атларны егәрләп егет булып җитеште! Бу эш теләсә кемнең кулыннан килми. Көне-төне шул мохиттә кайнаган ике абыем, энем шушы атлар яныннан кайтып кермәгән иң яхшы җайдаклар иде.
Әллә ничә егылып төшеп, җәрәхәтләр алсалар да, бу шөгыльне ташламады алар, авыл, район, Казан, Яр Чаллы сабантуйларында беренчелекне бирмәделәр! Сурәте гаилә альбомында сакланган Долинск кушаматлы чабышкы белән бәйле җиңүләр турында бүген дә сөйләп туя алмый алар. Әтиебез дә атларны ярышларда катнаштыру, бәйгеләргә әзерләү өчен җан ата иде. Бөгелмә, Яр Чаллы ит комбинатларына терлекләр тапшыру, йөзләгән баш маллары булган фермаларда эшне оештыру – саный китсәң, әти башкарган эшләр бу гына булмагандыр. Болар барысы да – аның тырышлыгы, тынгысызлыгы, җаваплылыгы нәтиҗәсе! Икенче яктан карасаң, әтиебез күпме йокысыз төннәр үткәргән, сәламәтлеге какшаган, өйгә вакытында кайтып керә алмаган. Без әтине өйдә сирәк күрә идек. Ул иртәнге 4-5 сәгатьтән үк иртәнге оештыру җыелышына йөгерә, караңгы төшкәч кенә өйгә кайта. Үзе дә көне-төне эштә булган, шулай да әтинең эшенә кыенлык тудырмыйча, йорт мәшәкатьләрен үз өстенә алган әниебез биш баланы тәрбияләргә дә, иренә һәр көнне үтүкләнгән чиста күлмәк кидертергә дә җитешә иде. Әтиебезнең хезмәттәге уңышлары – әниебез Нәрҗүдәнең тырышлыгы, түземлеге, олы йөрәкле булуы нәтиҗәсе.
Әти-әниебез икесе дә ишле гаиләдә бишенче бала булып туган. Икесе дә интеллигент гаиләләргә хас матур сыйфатлары белән аерылып тордылар. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен, бала тәрбияләү алымнарын мин бүгенге яшьләргә үрнәк итеп куяр идем. Без беркайчан да әтиебезнең сүгенгәнен ишетмәдек, әти-әниебез беркайчан да безнең алда мөнәсәбәтләрен ачыкламадылар. Әти – әти урынында, әни әни урынында булды! Тәрбиянең асылы да шушыдыр.
Барыбыз да кечкенәдән кул арасына кереп үстек. Һәркемнең эше билгеле: кызларга – өйдәге, малайларга тыштагы эшләр бүленеп куелган иде. Мәктәптән кайтуга эшләр кушылган кәгазь өстәлдә тора. Кечкенә чакта эш эшлисе килеп тормаса да, күпбалалы гаиләләрдә генә була торган хезмәткә өйрәтү алымы булган бу. Башкача авылдашлар арасында ким-хур булмаслык итеп хуҗалык алып барырга, гаиләне ризык белән тәэмин итәргә мөмкин булмас иде, чөнки ул чорда колхоз эше беренче урында иде.
Эше никадәр тынгысыз булса да, әтиебез безгә дәрес әзерләшергә дә, мәктәпкә килеп, дәресләр тыңларга да җитешә иде.
Үзенең аттестатында гел “5” билгеләре генә иде! Бу да тәрбия чарасы булган. Бүген әти-әниебез тәрбиясен балаларыбызга, оныкларыбызга да бирергә тырышабыз.
Гөлнара Ямалова (Мансурова), Мөслим – Тат. Бүләр.
Фото - Г. Ямалованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев