Сагыну
Үз эшенә чын күңелдән бирелгән, бөтен гомерен район халкының сәламәтлеген саклауга багышлаган Ильяс Хәбибуллин 1932нче елның 16 июлендә Кама Тамагы районы Балчыклы авылында юрист гаиләсендә туа. Туган авылын ул бөтенләй белми иде, прокурор гаиләсе Татарстанның бик күп районнарында яшәгән. Ильяс балачагы, мәктәп еллары үткән Мөслимне кече Ватаны итеп яратты.
Ильяс Хәбибуллин, 1950 елда Мөслим урта мәктәбен тәмамлап, Казан медицина институтына укырга керә. Уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, Мөслим районы хастаханәсенә хирург булып кайта. Яшь белгечне Бөек Ватан сугышында хәрби госпитальләрдә чыныккан оста хирург, больницаның баш табибы Александр Смелов кабул итә. Шул көннән алып, Ильяс Абдуллович 50 ел дәвамында хирург һәм 33 ел баш табиб – хастаханәнең чын мәгънәсендә төпле хуҗасы булып эшләде. Ярты гасыр дәвамында меңнәрчә кешегә операция ясап, гомерләрен саклап калды.
Мин аның шатлыкларын, уңышларын да, борчулы минутларын да күреп, аның сабырлыгына, батырлыгына, күңел сафлыгына сокланып, кулымнан, җанымнан килгәнчә ярдәм итеп, аңа терәк булырга тырышып яшәдем. Без 55 ел бергә гомер иттек. Ильяс белән үткән гомеребез мәхәббәткә, олы ихтирамга нигезләнгән иде... Мин аны үткен күзле, батыр йөрәкле кыю кошларга – бөркетләргә тиңлим. Балачак дусты: “Мөслимнең бары ике егете генә Бишнарат тавының иң текә очыннан аска томырылалар иде. Берсе – Марс Бакиров, икенчесе – Ильяс!” – дигән иде.
Батыр йөрәкле кеше генә хирург була аладыр! Илле ел операция өстәле артында. 75 яшенә кадәр кеше гомере өчен көрәшергә хирург каян көч тапкан?
– Ул хирургияне чиксез яратты. Операция блогына керү белән бөтенләй үзгәрә, шаяра, бик тә якын кешегә әйләнә иде! Операция өстәле артында без аның баш табиб икәнен дә оныта идек. Мин аны чын мәгънәсендә үземнең остазым дип саныйм. Аның талантлы куллары никадәр операция ясаган, күпме кешеләрнең кыл өстендәге гомерен саклап калган! Операцияләрдән соңгы йокысыз төннәрне, борчулы көннәрне, янукөюләрне үлчәр өчен бизмәннәр юк. Аның акыллылык бөркелгән күзләре, гадәти булмаган юморы! Андагы киң эрудиция! Без эш сәгатеннән соң больницада авырулар янында үткәргән сәгатьләрне исәпләмәдек. Ул чорда артык эшләгән өчен түләү булмаса да, кемгәдер авыруын җиңәргә булышу, кемнәрнеңдер гомерен саклап калу безнең җанга рәхәтлек бирә иде. Ак халатлы фәрештә дип, нәкъ менә Ильяс Абдуллович кебек олы йөрәкле кешеләр турында әйтәләрдер, – ди Ильясның хезмәттәше – Татарстанның атказанган табибы Лидия Крымова.
Үсмер чагында ярдәм иткән пациенты, медицина фәннәре докторы, профессор Альберт Галләмов аны “Ходай тарафыннан җибәрелгән табиб” дип атады:
– Без Равил Шамилович белән (Казан медицина академиясенең хирургия кафедрасы доценты) үзебезне Ильяс Абдулловичның укучылары дип саныйбыз. Мөслим районында эшләгән бик күп табиблар Ильяс Абдуллович мәктәбен узды. Аның белән иңгә-иң торып хирурглар Хәниф Шәйдуллин, Лидия Крымова, Равил Шәймәрданов, Әнәс Шәймәрданов, Мирзаян Әюпов, Николай Дзеранов (хәзерге вакытта Мәскәүдә уролог, профессор), Зөфәр Вәлиуллин эшләде. Ильяс Абдулловичның бәяләп бетергесез тәҗрибәсе, тормыш һәм хезмәт юлы табибларга гына түгел, үсеп килүче яшь буынга да үрнәк булды. Бүгенге көндә мөслимлеләр Ильяс Абдулловичның тырышлыгы белән сафка баскан хастаханә комплексыннан файдалана. Аны төзү өчен күпме көч түгелгәнен баш табиб үзе генә белгәндер!
Ильяс Абдуллович районда, республикада халык мәхәббәтен яулаган, “югары категорияле хирург” дигән мәртәбәле исем алган табиб иде. Аны кешеләр яхшы табиб булганы өчен генә түгел, мәрхәмәтле, ышанычлы кеше булганы өчен ихтирам итте.
“Сез һәрвакыт авыруны дәвалауда зур төгәллек таләп итә торган бөек укытучы-табиб идегез. Сез безнең буын медицина хезмәткәрләре өчен ышанычлы һәм авырлыклар килгәндә ярдәм итүче зур хәрефләр белән баш табиб булдыгыз. Үскәндә миңа әнкәем белән әткәем бөек остазлар булса, эшләгәндә Сез булдыгыз. Сезне әтием кебек яратып, хөрмәт итеп эшләдем,” – дип язды ТР сәләмәтлек саклауның атказанган хезмәткәре Илгизә Хәйруллина “Авыл утлары” газетасында, докторны 75 яше белән котлап.
“Авыл утлары” газетасында авыруларның Ильяс Хәбибуллинга адресланган Рәхмәт хатлары да еш басыла иде.
“Мин авариягә очрап, нык кына имгәндем. Мине район больницасына китерделәр. Биредә чын мәгънәсендә олы җанлы, кешелекле табиблар белән очраштым. Алар – Ильяс Хәбибуллин һәм Мирзаян Әюпов. Хирурглар озакка сузылган операция ярдәмендә минем – өч бала анасының гомерен саклап калды.
Кадерле редакция! Әлеге иптәшләргә һәм больницаның башка хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерсәгез иде! Мин аларга тынгысыз һәм мактаулы хезмәтләрендә яңадан-яңа уңышлар, шәхси тормышларында бәхет теләп калам. Римма Сабитова”.
Татарстан АССР төзелүгә 60 ел тулу уңаеннан оештырылган социалистик ярышта Мөслим районы медицина хезмәткәрләре республикада җиңү яуладылар һәм КПССның өлкә комитеты, Министрлар Советының Күчмә Кызыл байрагы коллективка мәңгелеккә тапшырылды. Бу байрак артында Ильяс Хәбибуллин җитәкләгән коллективның фидакарь хезмәте ята. Әлеге байрак Мөслим музеенда саклана.
Баш табибның хезмәте югары бәяләнде: “РСФРның сәламәтлек саклау отличнигы” дигән исем һәм күкрәк билгесе, “Хезмәттәге батырлык өчен” медале, Почет билгесе ордены, “Татарстанның атказанган табибы” дигән мактаулы исем, Президентның Почет грамотасы, Татарстан Министрлар Советы грамотасы – болар Ильяс Хәбибуллинның сәләмәтлек саклау өлкәсендәге әһәмиятле этаплары. 1966 елда – Бөтенроссия травматолог-ортопедларлар съездында, 1974 елда Киевта үткән Бөтенсоюз хирургларының XXIX съездында катнашу – аның танылган хирург булуына дәлил.
2006 елда, озын хезмәт юлының нәтиҗәсе булып, “Медицина” нәшриятында Ильяс Абдулловичның “Бурычка тугрылык” (“Верность долгу”) исемле китабы дөнья күрде. Бу китап Мөслим районына һәм сәләмәтлек саклау учреждениеләре төзелүгә 75 ел тулуга багышланган. Җитмеш биш елны эченә алган тарихның 50 елы – автор катнашында үткән еллар, ул барлык вакыйгаларның уртасында кайнаган. Китапның геройлары – районда медицинага нигез салучылар һәм авторның замандашлары, район халкына хезмәт күрсәткән, гомерләрен сәләмәтлек саклауга багышлаган йөзләрчә кешеләр: табиблар, фельдшерлар, акушеркалар, шәфкать туташлары, санитаркалар, ашыгыч ярдәм шоферлары һәм техник хезмәткәрләр. Бу китапны чыгаруда, төзүдә мин дә булыштым. Бик күп кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишеттек! Китап аша игелекле медицина хезмәткәрләре белән якыннан танышасың, хезмәтенә тугры, тырыш, таләпчән, кешелекле һәм бик гади хирург Ильяс Хәбибуллин күз алдына килеп баса.
Ул тыйнак кеше иде... Үзе өчен беркайчан берни дауламады, риясыз эшләде, бар байлыгыбыз – өч кызыбыз, алты оныгыбыз, ике оныкчыгыбыз, бер-беребезгә булган мәхәббәт һәм хөрмәт.
– Миннән дә бәхетле бабай юктыр! Бүген минем иң шатлыклы көнем! – диде Ильяс Абдуллович 2010 елның җәендә, оныгы Камил, бабасы юлын сайлап, Казан медицина университетына укырга кергән көнне... Ни кызганыч, оныгының институт тәмамлап, үзе төзеткән Мөслим хастаханәсенә кайтып эшли башлавын күрә алмады…
Сиксән яшьлек юбилееннан соң бу дөньядан китте… Урыны җәннәттә булсын! Ул сагышлы көннән соң ун ел үтте. Ләкин вакыт аның истәлеген җуймый әле – ул үлемнән коткарган кешеләр яши, Ильяс Хәбибуллин халык хәтерендә истә, һаман да истә!
Роза Хәбибуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев