Чыдам һәм сабыр булырга кирәк
Балачагын сугыш афәте урлаган буынның яшьләргә әйтер сүзе шул.
Бөек Ватан сугышы тәмамланып, 78 ел үтсә дә, тарихына сугыш афәте кагылмаган гаиләне табу авыр. Балачаклары сугыш елларына туры килгән райондашларыбызны тыңлаганда йөрәк кысыла. Адәм баласының сабырлыгына, яшәү тамырларының ныклыгына, изге хисләрнең сафлыгына сокланасың. Күпне күргән, күпне кичергән сугыш чоры баласы – Мөслим авылында яшәүче Рима Ибраһимова турында язмабыз.
Ире ягыннан да, үзләре дә бишәр бертуган үскән ишле гаиләнең ныклы терәге булып гомер итүче Рима Ибраһимова – тумышы белән Олы Чакмак авылыннан. Әтисе Газизулла Хәбибуллин авылның алдынгы коммунисты булган. Әнисе Накяр – атаклы Олы Чакмак мәдрәсәсендә дөньяви белемнәр өчен җавап биргән Мөхәммәтшакир мулланың кызы. Балаларына Лена, Роза, Азат дип исем кушалар, 1940 елда кечкенәләре Рима дөньяга килә.
Гаилә дүрт бала белән Азнакай районы Тымытык авылына күчкән. Газизулла анда район газетасы редакторы булып эшләгән һәм, сугыш башлангач, үзе теләп фронтка киткән. Туган авылында яшәп калган әнисен һәм кайнанасын тәрбияләр өчен, берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласын бергәләп үстерергә җиңелрәк булыр дип, Накяр Олы Чакмакка кайта. Озак та үтми, әтиләре Газизулланың Мәскәү янында барган сугышларда хәбәрсез югалуы турында хат килә.
– Без ятим үстек, – ди Рима апа күз яшьләре аша. – Әнкәй иртән колхоз эшенә китә, кояш баегач кына кайта. Бик оста тегүче иде ул. Әнкәйгә осталык әбидән күчкән. Әби бик укымышлы, остабикә, абыстай булган. Кызын намаз укырга да, тегәргә дә өйрәткән. Ул вакытта керосин ягы кысан. Сукыр лампа яктысында үзе кисә, үзе тегә. Ике кушуч онга – бер күлмәк. Халыкның тегүчегә бирергә әйбере юк, ә күлмәк-ыштан кирәк. Сыер да, сарык та юк чак. Берсендә, иртән торуыбызга ишек төбендә бер чиләк катык тора. Күлмәк теккән өчен китергәннәр. Шулай итеп әнкәйнең әбидән күчкән тегү машинасы безне ач үлемнән алып калды.
Ачлык-ялангачлык – ул чакта һәммә кешенең бәгыренә төшкән күренеш.
– Су артып, Идел типкәндә, язгы ташуда су киткәч, бөтен ялан камыш тамыры белән тула иде. Банан кебек тәмле, йомшак иде ул, сындырып ашыйбыз. Яздан бөтен бала-чага шул камыш тамырын җыеп ашадык. Аннан он да ясадылар, – дип искә ала Рима апа.
Табигать тә ул вакытта бай булган. Хәзер генә ул әрәмәдә кузгалак табу да авыр. Олы Чакмак буендагы ялан-әрәмәдә балтырган көпшәсе, ачы кукы, кузгалак, юа ашап үскән, без чүп үләне дип чабып ата я булмаса чебигә турап бирә торган гап-гади кычытканга да башка күзлектән карый торган буын вәкиле Рима апа.
– Әткәйнең әнисе – якын әбием Мөкарәмниса, әнкәй эштән кайтканчы, яланкул җыеп, пешекләп куя шул кычытканны. Әнкәй шуның шулпасына чеметеп кенә он сибеп җибәрер иде. Иң башта әбигә дүрт чүмеч бүлә, безгә берәр чүмеч эләгә, үзенә шыр шулпасы кала иде. Шуны искә төшерсәм, хәзер дә әнкәйне кызганып елыйм, – ди Рима апа. Өлкән буынга никадәр хөрмәт, балаларны кайгырту, үзен аямыйча җан асрау, тормыш итү, яшәү өчен көрәш үрнәге – менә кайда!
Мәрхәмәтлелек хисе, кешеләргә ярдәм итү теләге Рима апага һөнәр сайлауга да юнәлеш биргән, күрәсең. 40 ел гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган ул. Балалар хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән елларын елмаю катыш сагыну хисләре белән телгә алды Рима апа. Мәктәпне тәмамлагач, ике ел колхозда эшләргә туры килә кызга. Искереп, өйләре җимерелә аларның. Осталарга түләргә акча кирәк була. Фермада су кайнарлап тору, калун белән утын яру, чәчүдә прицепщик булып йөрү, кыш көне ат җигеп салам ташу кебек авыр эшләрнең үзәгендә кайнаган кыз, йорт салып биргән балта осталарына акча түләп бетергәч, Минзәлә медицина училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, ике ел Әгерҗедән ерак түгел генә урнашкан туберкулез белән авыручылар дәваланучы санаторийда эшли. Ялгызы калган әнисен карарга дип Мөслимгә кайткан кызны атаклы хирург Хәниф Шәйдуллин үз янына эшкә ала. 10 километр араны җәяүләп йөри. Кышын юл күрмичә бил тиңентен карга чумган, караңгыда бүре очраткан, тирән Каенкүл чокырына егыла язып тормышы кыл өстендә калган мизгелләрне күз алдына китерүдән тән чымырдый. Курку хисенең ни икәнен дә шунда белә кыз.
– Хастаханә бинасы хәзерге “Кояшкай” балалар бакчасы урынында иде. Анда җиде бүлек бергә булды. Шәфкать туташлары барлык эшкә йөрде: ашыгыч ярдәмгә дә, операция залына да чаптык. Тире авырулары бүлегендә тазларны дәваларга туры килде. Туры басып атлап йөрү юк, чаба идек, – дип искә ала Рима апа хастаханәдә эшләгән елларын.
1966 елда ул вакытта төзелеш оешмасында мастер булып эшләгән Вагыйз белән таныша Рима. Бер елдан парлы тормыш корып җибәрәләр. Вагыйзның әнисе Хәнифә бишенче баласына ике яшь булганда вафат була. Бертуган 5 бала ятимлектә үсә. Әтиләре Хәбибулла хатыны вафатыннан соң өйләнми, балаларны аякка бастыру өчен бөтен көчен куя. Шул сәбәпле сугышка алынмый, резервта кала. Ул колхозда атлар караган һәм сугымчы булган. Акыллы, сабыр кешене авылдашлары бик хөрмәт иткән, мал суйгач, башын-тәпиләрен биреп җибәргәннәр. Хәбибулла үзе дә кәҗә асраган, шул сәбәпле балалары да ач булмаган. Кар астыннан чыккан бөртек ашап, халык күпләп кырылганда, Хәбибулланың өч баласы ангина белән больницага эләгә. Өлкән бала Хәмдия туганнарына кәҗә сөте китерә. Балаларны үлем тырнагыннан кәҗә сөте алып кала. Хәбибулла исә бу афәттән котыла алмый: 1945 елда үлә. Тома ятим калган Вагыйз белән Ильясны – Рус Шуган, Миңнурны Ольгинодагы балалар йортына бирәләр.
Төп йортта калган Хәмдия балаларны бер йодрыкка туплап торучы терәк булса да, Миңнурны балалар йортыннан Казанга укырга җибәрәләр, соңыннан аларны фабрикаларга авыр эшләргә җәлеп итәләр. Миңнур апа Себер якларында авыр эшләрдә эшли. Кияүгә чыгып, белорус егете Иван Корзун белән Мөслимгә кайтып төпләнә. Хәбибулланың Бакча урамындагы төп йорты бик кечкенә. Гаиләдә икенче бала Әсгать балта остасы була. Энесе Вагыйз белән килен булып төшкән Риманы Зәйтүнә апа белән икесе үзләренә сыендыра. Яшь гаиләгә бүгенге йортларын җиткерергә дә ул булыша.
– Вагыйзның туганнары искиткеч ярдәмчел булды безгә. Туганнар бер-берсен аермады, барыбызны тиң күрделәр. Хәзер дә шулай. Ятимлек ачысын күргәнгәме, үзара мөнәсәбәт безнең һәрберебез өчен мөһим булды. Туганнар арасын сакларга кирәк. Киң күңеллелек, гафу итә белү – бүген дә иң кирәкле сыйфатлар, – ди Рима апа.
Үз эшенең остасы булган белгечне бик тиз күреп алалар. Вагыйз абыйны башкарма комитетка инженер-төзүче итеп билгелиләр. Колхоз-совхозларда удар темп белән төзелүче сенаж-силос башняларын, мал торакларын, авыл мәдәният йортларын проектлау, төзү, монтажлау эшләрендә башлап йөри Вагыйз абый.
Гаиләдә өч бала туа. Илшат, Гөлшат, Гөлназ үз тормышларын көйләп Мөслимдә яши. Җиде оныгы, өч оныкчыгы үсә. Төп йорттан бүген дә кеше өзелми. Үзе дә тугызынчы дистәне ваклаучы Рима апа Вагыйз абыйның бертуган апасы Миңнурны тәрбияли.
“Ык буенда яшәү су басу белән кыен булса да, кош-корт, маллар асрар өчен бик уңайлы. Җәй буе әрәмәдән карлыган, бөрлегән, җиләк җыйгангадыр, Әрәмә кызы кушаматы да тактылар үземә”, – ди Рима апа, елмаеп. Сыер, кәҗә асрап көн күрә алар. Баз идәне тутырып кайнатмалар әзерли. Бәйләүгә, кул эшләренә оста. Авыр эшләрне кул эшләре белән чиратлаштырырга, төнге икедә торып камыр ризыклары пешерергә, көндез балалаларына аш җиткереп эшкә китәргә өйрәнгән ул.
Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, диләр. Бер-бер артлы туганнарын җирләргә туры килә аңа.
– Абыем киткәч, әнкәйне озаттым. Бик авыр кичердем бу кайгыны. Шул вакытта күршем дәфтәргә намаз догалары язып бирде. Елый-елый намазга өйрәндем, шуннан тынычландым. Абыем үлеп, ел да тулмады, 70 яшен дә тутырмыйча, кинәт Вагыйзым китеп барды. Өч ел да үтмәде, энекәшемне җирләдем. Биш ел бертуганым Роза апаны карадым. Авыр чакта Аллаһы Тәгаләгә ышану ярдәм итте. Дәүҗия апа, җитәкләп, мәдрәсәгә алып барды. Анда безне Фасыйл хәзрәт укытты. Дүрт ел йөрдем мәдрәсәгә, гарәпчә укырга өйрәндем. Абыстайларга рәхмәтем зур, – ди Рима апа. Намазын калдырмый ул.
Тормыш китабында һәркемнең сәхифәсе үзенчә. Аны нинди вакыйгалар белән тутыру, яшәешеңә нинди мәгънә салу кешенең үзеннән тора. Гомер иткәндә туганнар ярдәме, зирәк акыл һәм сабырлык – иң кирәкле сыйфатлар. Нинди генә авырлыклар күрергә туры килсә дә, нык һәм чыдам булырга, киләчәккә өмет белән карарга, игелек кылып яшәргә кирәк.
Гөлназ Җәлилова
Фотолар Р.Ибрагимованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев